Табиб Артур Пашеев көн саен 30 минут татарча өйрәнә

Артур Пашеев онкология үзәгендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли. «Безгә әби-бабайларның күпчелеге авылдан килә. Аларның сорауларына җавап бирә алмагач, бик кыен булды. Өйрәнергә беркайчан да соң түгел дип, татарча өйрәнә башладым. Хастаханәдә хәзер күбрәк татарча аралашырга тырышам», – ди 41 яшьлек табиб.

Артурның әнисе – татар, әтисе – рус. Әмма гаиләдә беркайчан да татарча сөйләшмәгәннәр. Абыйсы чит илдә яши. Мәктәптә татар теле дә­рес­­лә­рен укытсалар да, файдасын күрмәгән. Өйрәтергә укытучы булмагач, эшне кайдан башларга белмәгән. Шулай да җае чыккан бит! Узган елның февраль аенда «Ана теле» онлайн-мәктәбенә язылган.

Без Артур белән татарча аралаштык. Кайбер сорауларга ул бик җиңел җавап кайтара, катлаулы җөмләләрдә дә рус сүзләрен кыстырмаска тырыша.

– Татарлар кебек тиз-тиз сөйләшә алмыйм. Шулай да тырышам. Тагын берничә елдан өйрәнеп бетәрмен дип уйлыйм. Яхшы итеп сөйләшәсем килә. Шәһәрдә халык күбрәк русча сөйләшә, татарча бик сирәк ишетәм. Ә мин, киресенчә, кибеткә кергәч тә татарча сөйләшергә тырышам. Татарлар да туган телләрендә аралашырга оялмасын иде, – ди Артур.

Ул көн саен, эштән кайткач, 30 минут татарча өйрәнә. Инглиз сүзләрен татарчага тәрҗемә итүне гадәткә керткән. Моңа кадәр хастаханәдә чит ил студентлары белән инглизчә аралашкан. Быел күбрәк татарча сөйләшә икән.

– Бу сүзне дөрес әйтәмме, ә монысын? Татарча белүче хезмәттәшләремнән аңламаган нәрсәне гел сорап кына торам. Алар беркайчан да, аптыратма әле, димиләр, гел булышалар. Татар телен белгәч, әби-бабайлар белән рәхәтләнеп сөйләшәм хәзер, – ди табиб егет.

Артур татарча өйрәнә башлагач, әнисе: «Татар теле сиңа ни өчен кирәк?» – дип кызыксынган. Эш өчен, татар телен белү өчен. Улы әнә шулай дип җавап кайтарган. «Татарча өйрәтмәгәнгә әнине гаепләмим, чөнки ул вакытта вазгыять башкача булган», – ди. Артурның тормыш иптәше – рус, ике баласы да татар телен белми. «Телне мәҗбүри өйрәтеп булмый, моның өчен теләк кирәк», – ди ул.

Хастаханәдә татарча аралашу өчен мохите булса да, бу гына җитми дип саный Артур. «Ана теле» мәктәбендә «җанлы аралашу» дәресләрен бетерүгә борчыла ул. Инде хәбәр иткәнебезчә, аны вакытлыча туктатканнар иде.

– Бу дәресләрне кабат дәвам иттерсеннәр иде. Аның файдасы бик зур. Өйрәнгәннәрне кабатлау өчен кирәк ул. Әлфия, Гүзәл, Гөлназ, Эльвира ханымнарга рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу дәресләрне көтәм, Татарстан җитәкчелеге аны кире кайтарырга булышыр дип өметләнәм. Аннан башка татар телен камил итеп өйрәнә алмаячакмын, – ди Артур Пашеев. – «Ана теле» онлайн платформасын да яңартырга

кирәк. Телне рольле уеннар, кыска диалоглар аша өйрәтү файдалырак. Барысы да тормыштагыча булсын. Татар мәдәнияте белән кызыксынам, ләкин кайбер сүзләрне аңлап бетермим. Интернетта татар спектакльләре, фильмнар бар. Кызганыч, татарча субтитрлар юк.

Сәрия Мифтахова

Белешмә

«Ана теле» проекты 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлаган иде. Моңа кадәр электрон ресурска елына бары 10 меңгә якын кеше генә теркәлә алса, хәзер мондый чикләүләр юк. Бүген онлайн-мәктәптә шөгыльләнүчеләрнең 1 меңнән артыгы чит илләрдән булса, 25 меңнән артыгы – Россия төбәкләреннән, шул исәптән, 6 меңгә якыны – Татарстанда яшәүчеләр. Укучыларның 70 проценты – телне башлап өйрәнүчеләр.


Фикер өстәү