Миләүшә Зарипова: «Нигә әле башкаларны сөендермәскә?»

Миләүшә Зарипова хакында беренче генә язуыбыз түгел. Фаҗигагә юлыгып, йөри алмаса да, ул үзендә яшәргә көч тапкан кеше. Бик күпләргә үрнәк итеп куярлык аны. Фаҗигадән соң, мин арбада утырам дип тормый, күңеленә ошаган эш эзли һәм таба. Акча эшләргә өйрәнә. Башта бер бүлмәле фатир алса, аннан өчлене. Хәзер инде зур коттеджда яши.

Янәшәсендә ире Мөнир, кызы Алия бар. Тик үзен генә түгел, башкалар турында уйлый ул. Һәр ел саен инвалидлар ункөнлеге башлануга, үзе кебек егет-кызларны җыеп, бәйрәм бүләк итә. Хәер, Миләүшә, кайчак үземнең арбада хәрәкәтләнгәнемне дә онытам, ди.
– Үземне эш белән күмәм. Күңелемне төшереп утырмыйм, матур яшәргә тырышам. Тик торганым юк. Уйладым да өеннән чыга алмаган физик мөмкинлеге чикләнгән дусларыма бәйрәм ясарга булдым. Өйдә авыру бала тәрбияләүче әниләрне дә чакырасым килде, – ди Миләүшә. – Быел без бу бәйрәмне өченче тапкыр уздырдык. Әкренләп кунаклар саны да арта. Грузия, Мәскәү, Краснодардан да килделәр. Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева җырларын бүләк итте. Бәйрәмне Альбина Закирова алып барды. Ярдәм итәм дип торучы дусларым булганда, әллә ниләр эшлисең. Бәйрәмгә килгән һәркемгә бүләк тә әзерләдек. Алар бик шатланып кайтып китте. Мөмкинлек булганда, нигә әле башкаларны сөендермәскә? Киләчәктә дә мондый бәйрәмнәрне тагын да күбрәк уздырырга насыйп булсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Миләүшә Зарипова: «Нигә әле башкаларны сөендермәскә?»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү