Һиндстанда яңа рекорд

Коронавирус пандемиясе дөнья икътисадын һәм социаль өлкәне тетрәтүен дәвам итә: финанс тотрыксызлыгы, сәнәгатьнең түбән тәгәрәве, эшсезлек арту фонында канәгатьсезлек үсә, кешеләр йөрәгендә гыйсъянчылык дәрте арта. Халыкларның, урамнарга чыгып, үзләренә элекке ирекне дәгъвалау очраклары Европада да, Латин Америкасында да, Азия илләрендә дә арта бара.

26 ноябрь көнне һиндстанлылар, түземнәрен югалтып, урамнарга чыкты. Тормыш дәрәҗәсенең түбән тәгәрәве, илдәге уң карашлы хөкүмәт башлап җибәргән реформалар, пандемия белән бәйле чикләүләр – барысы бергә җыелып, зур фетнә ташкынын китереп чыгарды. Хөкүмәткә каршы забастовкада беренче тапкыр моңарчы кешелек дөньясы күрмәгән санда кешеләр катнашты. 200–250 миллион кеше берьюлы протест белдерде, дип хәбәр итә яңалык агентлыклары. Халыкны көрәшкә сул партияләр һәм җирле профсоюзлар күтәрде. Миллионлаган эшче һәм фермерлар үзләренә хокук таләп итте, аларга студентлар һәм башка социаль катлаулар кушылды. «Эшчеләр һәм крестьяннар хөкүмәтнең җимергеч сәясәте кирегә борылмый торып тынычланмаячак. Бүгенге забас­товка – башы гына. Моннан соң тагын да куәтлерәк көрәш башланачак», – ди Һинд профсоюзлары үзәге генераль секретаре Тапан Сен.

Баш күтәрүчеләр пандемиянең илне рецессиягә куып кертүеннән, тигезсезлек һәм фәкыйрьлекне үстерүеннән зарлана. Зарланмаслык та түгел шул: илнең эчке тулай продукты 23,9 процентка кимегән, эшсезлек дәрәҗәсе 27 процентка җиткән. Ул гына түгел, хөкүмәт эшчеләрнең хокукларын кыса һәм фермерларны яклаудан мәхрүм итә торган законнар кабул итә, социаль өлкәдә элек ирешелгәннәрне юкка чыгара. Гыйсъянчылар даими кереме булмау сәбәпле салым түли алмаган мохтаҗ гаиләләргә ай саен 7,5 мең рупий акча түләү (105 доллар) һәм ун килограмм азык-төлек ярдәме күрсәтүне таләп итә. Авыл эшчеләренә 200 эш көне гарантияләү, хезмәт хакларын күтәрү, моны шәһәр эшчеләренә дә җәелдерү турындагы таләпләр дә кискен яңгырый. Дәүләт хезмәткәрләрен һәм дәүләт секторында эшләүчеләрне вакытыннан алда пенсиягә җибәрүне туктату, элекке пенсия системасын кире кайтару да сорала. Дәүләт предприятиеләрен приватизацияләү дә халыкта зур ризасызлык уяткан.

Һиндстанда 2019 елда уртача хезмәт хакы 13560 рупий (194 доллар) тәшкил иткән. Минималь хезмәт хакы 75 дол­ларга тигез булган. Боларга өстәп һәрбер һиндстанлы 30 процент керемен казнага салым итеп түләргә тиеш икән. Авыл хуҗалыгында хәлләр тагын да яманрак. Дәүләт секторында эшләүчеләрнең хезмәт хакы да хосусый предприятиеләрдә тир түгүчеләрнекеннән 30–40 процентка түбәнрәк. Бары тик программачылар, гражданнар авиа­ция­се пилотлары, банк аналитиклары һәм кайбер башка профессия вәкилләре генә айга 1000 доллардан 4000 долларга кадәр хезмәт хакы ала. Хатын-кызлар ирләргә караганда 34 процентка азрак акчага эшли. Шул түбән хезмәт хакларын да югалту куркынычы халыкны урамга куып чыгарган да инде. Халыкның 60 проценты (300 миллионга якын кеше) авыл хуҗалыгында эшли. Шуңа күрә 26 ноябрьдә фермерларның ил башкаласын штурмларга килүе һәм полиция кордонын өзеп чыга язуы күзәтелде.

 

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү