Икътисади хәлебез тагын 8 процентка начарайган…

28 ноябрь көнне Гомумроссия гражданнар форумында Хисап палатасы җитәкчесе, элеккеге вице-премьер һәм финанс министры Алексей Кудрин илдәге икътисади хәлгә, тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюенә борчылуын җиткерде. Югары чиновник COVID пандемиясенә кадәрге 5 елда илдәге тормыш дәрәҗәсенең 10 процентка түбәнәюен әйтте.

Быелның икенче кварталында икътисади хәлебез тагын 8 процентка начарайган, өченче кварталда шуңа тагын 4,5 процентлык түбәнәюне өстәгәнбез. Аның сүзләренә карасак, фәкыйрьләр саны тагын 1 миллионга арткан һәм якындагы елларда хәлнең уңайлануына бик өметләнергә ярамый. «Бу, – ди Хисап палатасы җитәкчесе, – безгә игътибарны ярдәмгә мохтаҗ булганнарга юнәлтергә кирәклекне аңлата».

Бөтендөнья икътисадының 4 процентка түбәнәюен Кудрин «яңа чынбарлык» дип бәяли. Европада түбәнәю ел нәтиҗәләре буенча – 8–9 процент, Бөекбританиядә – 11 процент, Россиядә 4,5 процент булыр дип фаразлый. Россиядә рәсми фаразлар Кудринныкыннан бераз аерыла, 3,9 процент кына түбәнәю көтә министрлар. Тормышның матди ягы түбәнәюне искәртү белән бергә ул Дәүләт Думасына кайбер депутатлар керткән чит ил агентлары турындагы законны, белем бирү һәм мәгариф өлкәсендәге чараларны кискен тәнкыйтьләде. «Безнең илдә болай да гражданлык иреге ягыннан хәл бик яхшы ук түгел», – диде ул. Дәүләт тарафыннан тормышның төрле өлкәләрен куркынычсызлык таләбе белән чамасыз контрольгә алу, көйләргә тырышу алга проблема булып килеп баса, дигән фикерне уздыра Путинга якын торган шәхесләрнең берсе. «Мин чикләүләргә каршы. Хәзер иң куркынычы – «Мәгариф

турында» дип аталган канун тудыра торган киртәләр. Мин гомерем буе белем бирү һәм мәгариф белән шөгыльләнәм һәм анда сүзнең ни турында баруына төшенә алмыйм: нәрсә пропаганда булып санала, ә нәрсә – юк», – ди Кудрин әфәнде, соңгы инициативаларга пошынып.

Зур түрә физик затларны чит ил агенты итеп тану турындагы Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты һәм чит ил агенты булган физик затларга дәүләт хезмәткәре булуны тыя торган кануни инициативалар өчен борчыла. Җитмәсә чит ил агенты булып танылган кеше админис­тратив җәзадан соң да закон бозудан туктамаса, җинаять җаваплылыгына да тартыла ала. Закон проектында теркәлми генә эшләүче җәмәгать оешмаларын сәяси эшчәнлек өчен чит илдән финанс ярдәме алган очракта чит ил агентларына тиңләү турында сүзләр дә бар. Кудрин әфәнде менә мондый катгыйлык һәм кырыслыкка каршы чыга.

Исегезгә төшерәбез: Гомумроссия гражданлык форумын Кудрин җитәкләгән Гражданлык инициативалары комитеты оештыра һәм анда җәмгыять алдында торган кискен проблемалар тикшерелә. Бу комитет «Норникель» тарафыннан финансланып килде. Үткән ел, финанслау киметелү сәбәпле, комитет күпчелек программаларын һәм хезмәткәрләрен кыскартты.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү