Тәне пешкән Тәлгать Каюмовның әнисе: «Баламны аякка бастырырга ярдәм иткәннәргә мең рәхмәт!»

Узган атнада Казанда яшәүче 26 яшьлек Тәлгать Каюмовның язмышы хакында язган идек. Исегезгә төшерәбез, 1 ел элек шашлык пешергәндә ут кабып, аның тәне 80 процент зыян күргән. Әлеге язмадан соң укучыларыбыз егетнең язмышына битараф калмады. Тәлгатьнең гаиләсенә бик күпләр ярдәм итте.

Иң беренчеләрдән булып Балык Бистәсенең Тәберде Чаллысы авылыннан Гөлирам Вәлиева шалтыратты.
– Әлеге гаиләгә ярдәм итәсебез килә. Акчалата гына түгел, азык-төлек тә илтер идек. Бу егетне ничек тә савыктырырга иде, – диде ул.

Фәнзия Каюмова: «Улымның көтеп алган ялы иде»

Зәй районының Якты Күл авылында яшәүчеләрнең дә теләге шул. Алар исә, каз мае бирер идек, диләр. Шул ук Зәйдән Таһир исемле укучыбыз элемтәгә керде. Ул, Тәлгатьнең пешкән урыннарына сөртергә яхшы мазь җибәрәм, ди. Бер-бер артлы физик мөмкинлеге чикле ике ханым да шалтыратты. «Әгәр яраса, без ул егеткә подгузниклар бирер идек. Башкача ярдәм итә алмыйбыз», – ди алар.
Шунысына игътибар иттек: матди ярдәм белән бергә Тәлгатькә киңәш бирүчеләр дә аз түгел. Казанда яшәүче Алмаз исемле укучыбыз шалтыратып, заманында якын кешесе каты пешеп, аны терелткән май рецептын бирде. Балтачта яшәүче Гүзәлия ханым да туганы пешкәндә ничек дәваланганын язып җибәрде. Рим Әгъләмов моннан 25 ел элек үзләренә файдасы тигән катнашма хакында хәбәр итте. Үзе дә янгында каты пешкән, күп операцияләр кичергән Диана Салихова («ВТ»ның иң беренче уздырган хәйрия концерты аңа ярдәм йөзеннән иде) шалтыратып, Тәлгатькә үз киңәшләрен бирде.


Ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Әле дә шалтыратып, хәлен сорап торалар. Без дә Тәлгатьнең әнисе Фәнзия апа белән элемтәне өзмибез. Ул газета аша бөтен республика халкына рәхмәтен җиткерә.

– Бик авыр хәлгә калган идек. Ярдәмгә мохтаҗ икәнебезне сиздермәскә тырыштык. Безне улымның сыйныфташлары, аларның әти-әниләре ташламады. Алар безнең хакта интернетка мәгълүмат куюга, ярдәм итәргә тотындылар. Иң зур ярдәм язма газетага чыккач булды. Әлмәттә яшәүче бер ханым 150 мең сум акча күчерде. Рәхмәтемне дә әйтә алмыйча калдым, – ди ул. – Үз гомеремдә кешедән бер тиен акча алганым булмады. Ә хәзер безгә бөтен республика халкы булыша. Ярдәм итүләрен күреп, җылы сүзләрен ишетеп, елап та алам. Безгә булышкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен. Күңелемне шатландырган тагын бер хәл – улымны башка төбәктәге бер хастаханәдән чакырдылар. Әлегә Тәлгатьнең тернәкләнүе кирәк. Шуңа да бераз өйдә торырга булдык. Шөкер, улым тыныч йоклый, ашый башлады, яралары да төзәлеп килә. Баламның тиздән терелеп аякка басасына бик өметләнәм. Миңа шул хыялымны чынга ашырырга булышкан һәркемгә мең рәхмәт!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү