Татарстанда шәхси йорт янган

Төнлә Казанда шәхси йорт янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 2.35 сәгатьтә 112 бердәм номерына Яңа Сосновка бистәсенең Вишневая урамында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр килгәндә, ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган була.

Янгынны иртәнге дүртләр тирәсендә тулысынча сүндергәннәр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе һәм мәйданы ачыклана.


Фикер өстәү