Туган телләр елында чуаш сыйныфы ачылырга мөмкин

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Аксубай районындагы утырышы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Район башлыгы Камил Гыйлманов әйтүенчә, районда 24969 кеше яши. Шуларның 31 проценты татарлар, 58 проценты руслар. 2020-2021 уку елында 23 гомумбелем бирү мәктәбендә 2838 бала белем ала. Аларның 21, 6 проценты татарлар. Ата-ана гаризасы нигезендә татар балаларының 56,4 проценты татар телендә белем ала.
Марат Әхмәтов бу җәһәттән район үзәгендә бер генә татар сыйныфы булмавын искәртте. Районда чуашлар күп яшәгәнгә, ел дәвамында ата-аналар белән эшләп, киләсе уку елында чуаш сыйныфы ачарга киңәш итте.


Комиссия рәисе татар сыйныфы эшчәнлеге белән һәр районда махсус танышуын һәм күп җирләрдә, бигрәк тә башлангыч сыйныфларның начар җиһазлануы турында да әйтеп узды


Фикер өстәү