Татарстанда өеннән чыгып китеп югалган үсмерне бер ай дәвамында эзлиләр

Чаллыда өеннән чыгып китеп югалган үсмерне инде бер ай эзлиләр. Социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

3 ноябрьдә көндез 17 яшьлек Тимур Сабирҗанов өеннән чыгып киткән һәм шуннан соң бүтән күренмәгән. Аның кайда икәнлеге билгесез.

Яшүсмернең буе 175 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле.

Җилкәсенең уң ягында – бүре кыяфәтендәге, ике беләгендә дә бүре һәм аның эзе рәвешендәге татуировкалар бар.

Өеннән чыгып киткәндә, яшүсмер гел кара төстәге киемнәр (кара куртка, кара футболка, кара төстәге спорт чалбары һәм кара кроссовкалар) кигән.

Үсмернең кайда икәнлеген белүчеләр булса +7 927 465-41-61 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү