Россия мәктәпләрендә дистанцион укуны даими итәрләрме?

Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый, бу мәҗбүри чара гына, дип яза РИА Новости агентлыгы. 

«Социаль челтәрләрдәге күп кенә төркемнәрдә һәм безгә белем алу һәрвакыт дистанцион режимда булачак дип язалар. Бу дөрес түгел. Без традицион белем бирү системасыннан беркайчан да баш тартмаячакбыз», — дип белдерде Сергей Кравцов «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Кравцов билгеләп үткәнчә, 12 төбәк коронавируска бәйле эпидемиологик вазгыять нормальләшү аркасында традицион белем бирүгә әйләнеп кайткан инде.


Фикер өстәү