Казанда бер кызны бәрдереп үтергән автобус йөртүчесенә карата җинаять эше кузгатылды

Казанда бер кызны бәрдереп үтергән автобус йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Казан үзәгендә зебра буйлап юл аркылы чыгып барган бер кызны автобус бәрдерүе хакында хәбәр иткән идек. Алган җәрәхәтләрдән кыз шунда ук һәлак булды.

Шофер икенче автобусны узарга чыккан, шуның аркасында җәяүлеләргә юл бирмәгән. Бүген автобус йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды.

Моннан тыш, видеокамера язмасында, һәлак булган җәяүледән тыш, кызыл курткалы тагын бер кызның юл аша чыгып баруы күренә. Полиция хезмәткәрләре аның 5-333-847, 5-333-859 яки 5-333-865 телефоннары буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итүен сорый.

Шунысын да искәртик: Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә кызыл куртка кигән кызны, шулай ук әлеге аварияне күргән бүтән кешеләрне эзлиләр.


Фикер өстәү