Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вакцина ясатырмы?

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голиковага киләсе атнадан вакцинацияләүне башларга боерган иде.

Татарстан «Спутник V» вакцинасының беренче партиясен кабул итәргә әзерләнә. Вакцина республиканың 40 медицина оешмасына тапшырылачак. Барлыгы 3700 доза кайтартылачак. Республика халкы бушка һәм ирекле рәвештә прививка ясата алачак. Вакцина кадату өчен коронавируска һәм антитәнчекләргә бәйле тест узарга туры киләчәк. Антитәнчекләр булган очракта һәм кешедә коронавирус табылса, прививка ясалмаячак. Тестларның бушлай булу-булмавына ачыклык кертмәделәр. «Якын арада регламент әзер булачак, шуны көтәргә кирәк», – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 «Спутник V» белән бергә Татарстанда «Эпивак-Корона» вакцинасының сынау этабы да бара. Монда республиканың 600гә якын кешесе катнаша.

Журналистлар Президент вакцина ясатырмы дип тә кызыксынды.

– Әле массакүләм вакцинацияләү юк. Бездә прививка ясатырга теләүче кешеләр бар, шуңа күрә, әйдәгез, башта бу кешеләр ясатсын. Хәзер бу эштә катнашырга теләк белдерүчеләргә ясарга кирәк, – дип җавап бирде Лилия Галимова. Сүз уңаеннан, ул журналистлардан да прививка ясатыр идегезме дип сорады. Теләк белдерүчеләр күренмәде, «башта коронавируска тест бирергә кирәк бит» диде арабыздан беребез. «Яңа елга бүләк ясыйкмы?» – дип шаяртты Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе.


Фикер өстәү