Татарстанда укучыларның кышкы каникулы кайчан башланачагын әйттеләр

Кышкы каникул вакытыннан алда башланмаячак, онлайн укытырга  җыенмыйлар, биш көнлек укытуга да күчмәячәкләр. «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә  бакча һәм мәктәпләргә багышланган «туры элемтә»дә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай дип белдерде. Анда Дәүләт Думасы депутаты  Ольга Павлова, Татарстанның Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да катнашты. Белгечләр  Инстаграм сәхифәсендә әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга да  җавап бирде.

Читтән торып уку, биш көнлек укытуга күчү, кышкы каникулга иртәрәк чыгу…  Болар – бүгенге вазгыятьтә әти-әниләрне иң кызыксындырган сораулар.

– Кышкы каникул 28 декабрьдә башлана. Иртәрәк китү планлаштырылмый.  Биш көнлек укытуга күчүне мәктәпләр үзләре хәл итә. Читтән торып укытуга күчү мәсьәләсен дә карамыйбыз. Әти-әниләрдән онлайн укытуга күчү турында сораулар аз килә. Март аенда өйгә укытуга күчкәч, мәктәпләрне тизрәк ачыгыз инде, болай уку авыр, дип шалтыратучылар шактый булды. Онлайн укытуга күчеп, аннан укыту сыйфаты начар, медалистлар аз дип зарлану – бу безнең юл түгел. Мәктәпләрдә укучылар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана. Бүген барлыгы 15 сыйныф  ябылды, бу – 300ләп бала дигән сүз. Вазгыять гади түгел, әмма  бурычларны хәл итәргә тырышабыз, – диде Илсур Һадиуллин.


Фикер өстәү