«Үлгәч ни булыр?» дигән сорау тынгылык бирми

Һәр нәрсәнең азагы була. Адәм баласы да бу дөньяга гомерлеккә килмәгән. Иртәме-соңмы ул бакыйлыкка күчәчәк. Моны белеп торсак та, үлем турында сөйләшергә яратмыйбыз. Күбебез аңардан курка да. Ислам дине буенча үлемнән куркырга кирәкме һәм аңа кайчан әзерләнә башларга? Чирмешән авылының «Мөшбикә» мәчете имамы Хәбир хәзрәт ХАНОВ белән без шул хакта сөйләштек. 

– Һәр адәм баласы бу галәмгә килеп, үзенең гомерен күрә. Читтән караганда барысы да бер шаблон аша үтә кебек: туа, үсә, өйләнә, баласын, аннары оныгын тәрбияли, пенсиягә чыга, үлемне каршы алырга әзерләнә. «Үлгәч ни булыр?» дигән сорау да тынгылык бирми. Диннән ерак булганнар бу сораудан качыбрак яшәү позициясен сайлый. Эчендә кайнап торган хис-тойгыларын бераз кулга алыр өчен үлем турында мәзәкләр сөйләп, аны көлкегә боралар. Әмма үлемнән курку хисе барыбер кала, шуңа да җан ияләре вафат булудан курка. Психология белгечләре бу куркуны дүрт этапка бүлә.

Беренче этап – бала чакта. Сабыйлар, әби-бабалары вафат булгач, олылардан: «Ә алар кая китә?» – дип сорый. Иманлы әти-әни балага ахирәт, җәннәт вә җәһәннәм хакында сөйләп бирә. Диннән ерак булганнары бу сорауны үзләреннән борып җибәрергә тырыша, чөнки бик еш кына үзләре дә җавабын белми. Күбесе җавапны эзләргә дә курка, чөнки белсәң, өстеңә зур җаваплылык аласың кебек тоела. Шуңа динсез әти-әни баласының фитри иманын дөнья мәшәкатьләре белән ябып куя һәм «бар укы, БДИга әзерлән, кирәк түгел әле бу сиңа»,  дип әйтә. Шуннан соң бала йөрәге үлем һәм аның хикмәтләре турында онытып китә.

Икенчесе – балигълык чоры. Бу яшендә «үлемнән соң гомер бармы?» дигән сорауга икенче караш белән карый. Җавабын дус-танышлары белән эзли башлый. Кемдер дингә, сектага, берәр чит агымга ияреп, яки бөтенләй динсезлеккә кереп китә. Әмма кайнаган чәйнек сүнгән кебек, кызу кан да бер вакыт суына. Кеше дә шушы вакытта үлем хакында төпле җавап таба алмаса, аны тагы кырыйга куеп дөньяга чума. Өйләнә, бала үстерә, йорт сала, ипотека-кредит түли, кичен кайтып, үзен булдыксыз булган өчен бөтен галәмне сүгә.

Өченчесе – урта яшьләр. Якынының үлеме, аны үз кулы белән ләхеткә салу адәм баласын шул мизгелдә үк айнытып, тагы ахирәт турында уйланырга мәҗбүр итә. Менә бу вакытта күбесе акылга килә, мәчет тарафына юл тота. Яки инде, үзенә яңа аклану табып, «без монда киләбез һәм китәбез, бу әйберне үзгәртеп булмый» дип, үз-үзен тынычландыра һәм кире тиен читлегенә кереп, бертуктаусыз тәгәрмәчтә чабуын дәвам итә.

Дүртенчесе – картлыкка килеп җиткәч. Һәммәсе дә бар, барысы да җитә, әмма көннән-көн якынлашкан үлем бәндәгә үзе турында еш искә төшерә. Даими рәвештә адәм баласы үзенең дусларын озата, моңынчы дәрәҗә һәм көч иясе булган, әйтерсең мәңге яшәр шәхесләр дә бакыйлыкка китә. Имансызны үлем үзенең билгесез караңгылыгы белән куркытып тора. «Нәрсә булыр икән анда?» дип бәндә үзенә урын таба алмый, бу сорау көне-төне йөрәген борчый. Әгәр кешенең калебендә бу сорауга төпле җавабы булмаса, ул үзенә беркайчан да тынычлык таба алмый. «Гомере буена җыйган малымны, яраткан хатынымны вә балаларымны югалтам», – дип йөреп, ахирәт тормышның барлыгына, «анда шул якыннарым белән мәңгелек яшәрмен» дип инанмаса, һич бәхетле булмас. Чөнки бу галәм аңа никадәр генә зур тоелмасын, аның өчен ул бер кечкенә төрмә кебек кенә. Аннан ни чыгып, ни качып китә алмыйсың, «үлем» дигән зур галәмәт аны монда бикләп куйган.

– Хәзрәт, мөселман кешесе үлемнән куркырга тиешме?

– Быел барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел булды. Әлегә кадәр үлемне искә төшермәгәннәре дә шуның турында уйлый башлады. Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китабында: «Җир өстендә булган барлык җан иясе фани. Синең Раббың Аллаһ кына мәңгедер», – ди. Үлем турында искә төшерсәң, хәсрәт баса, борчыласың-кайгырасың. Аның турында уйларга кирәкми дә, аннан соң бөтен тормыш мәгънәсе югала бит, диючеләр бар. Үлем хакында сөйләү әхлаксызлык дип тә кабул ителә. Әмма без мөселманнар өчен үлем ул – тормыш алып бару белән бер, хәтта аңардан бераз өстенрәк тә булган мәсьәлә.

Үлем бик нык куркыта, әлбәттә. Шулай да ислам дине, Коръән аятьләре, рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с.)нең мөбарәк хәдисләре киресенчә үлем турында фикер йөртергә өйрәтә. Бер риваятьтә әйтелгәнчә, кеше бу тормышта таянырлык, ышана алырлык затны эзләсә, аңа Аллаһ кына җитәр. Тормыш мәгънәсенә төшенер өчен гыйлем эзләсә, ул кешегә Коръән җитәр. Кемгә гыйбрәт кирәк булса, зиратка барып каберләрне карасын. Бәлки шул аңа бу дөньяда кунак кына булуына төшенергә ярдәм итәр. Алай да аңламаса, үлем белән турыдан-туры очрашкач кына төшенер, диелә риваятьтә.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, аның сәхабәләре дә үлем турында еш уйланганнар. Бер сәхабә Пәйгамбәргә, мин үлемнән куркам, дигәч, ул, син аны кешеләргә сөйләмә, әмма эчтән генә «Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәдүр-расүлуллаһ» дип тәһлил догасын ешрак кабатла, ди. Үлем турында Аллаһ Коръәндә 164 тапкыр әйтеп китә. Бу – бик зур сан. Изге китапның «Хатын-кызлар» сүрәсендә, «Үлемнән кая гына качсагыз да, Аллаһ насыйп иткән әҗәлегездән беркая китә алмыйсыз», диелә. Бер кавем кешеләре, без үлем фәрештәсеннән ишек-тәрәзәләре булмаган бинада качып утырырбыз, дип ышанган. Юк, үлем һәр кешегә үз сәбәбе белән килә. Вакытың җиткән булса, Аллаһ сәбәбен табачак, ә ул исә бар кеше өчен дә сер булып тора. Бу тормыш ничек кенә татлы булып тоелмасын, үлемнән качып булмый. Ләззәтләрне өзүче үлемне ешрак искә алыгыз, ди рәсүлебез. Аны никадәр ешрак искә алсак, аңардан шулкадәр азрак куркырбыз.

– Үлемгә алдан әзерләнеп буламы?

– Үлем ике төрле була. Берсе – көтелмәгән үлем. Әйтик, яшь кеше кинәт кенә автоһәлакәткә очрап яки башка берәр фаҗига аркасында бакыйлыкка күчә ди. Икенчесе – картаю яки озаклап авыру сәбәпле үлү. Әмма ике очракта да әзер булырга тиешсең. Бер хәдистә әйтелгәнчә, «Кем бу дөньяны ярата, ул бу тормышны яратыр, ә кем тормышны ярата, ул мал-мөлкәт яратыр, кем мал-мөлкәт ярата, ул үлемне искә алырга теләмәс». Ә андыйлар тәүбә итүен һәм намазын калдырыр ди. Бу кешеләргә исә кыямәт көнендә Аллаһ каршында бик авыр булачак. Шуңа да исән чакта ук дини гыйлемебезне үстерергә, Аллаһ кушкан гыйбадәтләрне үтәргә тырышырга кирәк.

Көтелгән үлем булганда мөмкин кадәр күбрәк тәүбә итәргә куша Пәйгамбәребез. Ул һәр көнне йөз тапкыр «әстәгъфируллаһ» дип әйтә торган булган. Үлемгә әзерләнгән кеше тәһлил дә әйтергә тиеш. «Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәдүр-расүлуллаһ» дип әйтеп вафат булган кеше Аллаһ тарафыннан бөек дәрәҗәгә ирешергә мөмкин. Ә андыйлар хисапсыз җәннәткә керү мөмкинлегенә ия була.

Исән чакта агач утырту, юл салу, картлар йортына савыт-сабалар бүләк итү кебек яхшы гамәлләр эшләп калырга ашыгыгыз. Кешеләр алардан кулланган саен сезгә савабы үлгәч тә барып торачак. Үләргә яткан кешегә булган бурычларын түләп кую да зарур. Ун сум әҗәтегезне дә бирергә кирәк. Туганнарны җыеп мәҗлес оештыру да артык булмас. Пәйгамбәребез (с.г.с.) вафат булыр алдыннан хаҗга сәхабәләрне җыеп, аларга вәгазь сөйләгән, киңәшләрен биргән. Бу аның хушлашу хаҗы булган. Тагын бер мәсьәлә турында искә аласым килә. Кешенең кайда җирләнүе мөһим түгел, әмма Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) дуслары Әбү Бәкер белән Гомәр, вафат булгач, рәсүлебез янында күмегез әле, дип сораганнар. Димәк, дин буенча кайда җирләнергә теләгәнеңне алдан әйтеп кую тыелмаган. Мәет юуга кагылышлы мәсьәләләрдә дә, әйтик, мине фәлән туганым юсын, фәлән имам җеназа укысын кебегрәк үзеңнең васыятеңне дә әйтеп калдыра аласың. Пәйгамбәребез дә шулай эшләгән, ул хәтта чишмәнең исемен әйтеп, шуның суы белән юындыруларын сораган. Ахыргы юлга үзебезне шулай җыендырсак, теге дөньяга курыкмыйча китә алырбыз. Төп әзерлек исә – җан әзерлеге. Ул Аллаһ белән очрашуга әзер булырга тиеш. Күбрәк зикер, истигъфар әйтик, Коръән һәм намаз укыйк. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: «Мөселман булмыйча китә күрмәгез», – ди, ягъни без ислам дине буенча яшәргә тиешбез, үлемебез дә, иншалла, хәерле булачак.

 

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү