Кариев театры артисты Булат Гатауллин: «Курку тоташ рәхәтлек тоям мин»

Театрларның төрле режиссерлар белән эшләве матур гына нәтиҗәләр бирә. Яшь актер Булат Гатауллин да шундый фикердә. Баш рольләр актер өчен ни дәрәҗәдә мөһим? Балалар өчен тамаша күрсәтүнең нинди кыенлыклары бар? Әлеге сорауларга Кариев театрының яшь, талантлы артисты җавап бирде.

– Булат, ни өчен нәкъ менә театр?

– Тормышымны сәнгать белән бәйләячәгемне кечкенәдән үк белә идем. Дәү әтием гармунда уйный, дәү әнием һәм әнием җырлыйлар иде. Сәбәбе шулдыр, мөгаен. Аннары музыка мәктәбен тәмамладым, җырларга, биергә ярата идем. Ә тугызынчы сыйныфка җитеп, каршыма, кая барырга икән, дигән сорау килеп баскач, мин үземне театр өлкәсендә сынарга булдым. Театр бит җырын, биюен – барысын да берләштерә.

– Ә кечкенә чагыңда актерлар арасында кумирың бар идеме?

– Яраткан актерларым бар иде, хәзер дә бар, әмма кумирларым булмады.

– Син яшь тамашачы театрында эшлисең, спектакльләрне төрле яшьтәгеләр өчен тәкъдим итәсез. Балаларга мөрәҗәгать итү кыенмы, әллә киресенчәме?

– Миңа калса, балалар өчен уйнау күпкә авыррак һәм җаваплырак. Безнең театр яшь буын арасында театрга карата мөнәсәбәт тәрбияли, мәхәббәт уята. Аннан соң балаларны алдап булмый бит. Без үзебез алдалыйбыз да, алданабыз да, ә алар – ихлас. Кечкенә генә фальшны да, дөрессезлекне дә сизеп алалар. Без дә, аларга карап, ихлас булырга тырышабыз.

– Сезгә төрле режиссерлар белән эшләргә туры килә. Мондый тәҗрибәләр яшь артистлар өчен ни дәрәҗәдә кирәк дип уйлыйсың? Төрле режиссерлар белән эшләгәндә, яхшы якка үзгәрешләр сизеләме?

– Кариев театрында дүртенче сезонымны гына эшләсәм дә, күп кенә режиссерлар белән очрашырга, аралашырга туры килде. Алларның һәрберсе үзенчәлекле, һәркайсы мине артист буларак та, кеше буларак та яңа яктан ача. Яңа режиссерлар белән эшләп карау безгә, яшьләргә генә түгел, олпат актерлар өчен дә файдалы. Гадәттә, актерны бер төрле генә, бер образда күрәләр дә, шундый амплуадагы рольләрне генә бирә башлыйлар. Ә килгән режиссер сине кеше буларак белми, бары тик видеоязмалар, фотографияләр аша гына күрә. Аның актерны яңа яктан ачу мөмкинлеге күбрәк.

– Бүгенге көндә рольләрең дә күп, баш рольләрне ышанып тапшыралар. Беренче тапкыр төп рольне биргәндә, нинди хисләр кичердең? Гомумән, синең өчен бу мөһимме?

– Төп рольне беренче тапкыр биргәндә дә, икенче, өченче… унынчы тапкыр бирсәләр дә, артист бер үк хисләрне кичерәдер ул. Курку тоташ рәхәтлек тоям мин. Син режиссерның ышанычын акларга, үз өстеңә зур җаваплылык алырга тиеш буласың. Ничә ролең булса да, яңасын биргәч, ап-ак кәгазь битенә яңа рәсем ясаган кебек була. Рольдән бигрәк, һәр артист өчен режиссерның ышанычы һәм тамашачының рольне ничек кабул итүе кадерлерәк.

– Ничек уйлыйсың, үз-үзеңнән канәгать булырга ярыймы?

– Үземә килгәндә, мин үземнән күп вакытта канәгать түгел. Канәгать булырга ярамый да, миңа калса. Канәгатьлелек хисе кешене алдый бит ул, үсешне дә туктата. Кешегә үз өстендә эшләү, камилләшү өчен урын калырга тиеш.


Фикер өстәү