Күп районнарда кош-кортлар өчен субсидия алганнар. Ел бетә, казларны суябыз инде. Ә ни өчендер Әлки районында субсидия түләмиләр. Моның сәбәбен аңлата алмасызмы икән?
Гөлнур, Әлки районы
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге:
– Финанслау Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп бирелгәч башкарылачак. Димәк, сезгә субсидия күчәчәк, ләкин тагын бераз гына көтәргә туры киләчәк.