Алданган өлешчеләр өй туе уздыра

Кичә Питрәч районының Көек авылы «Яшьлек» торак комплексында «сакаллы» төзелешләрнең соңгысы – ике торак йорт файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, алданган 40 өлешче гаиләсе, ниһаять, тораклы булды. Гомумән алганда, 2019–2020 елларда районда Өлешчеләргә ярдәм итү фонды булышлыгында 150гә якын өлешче үз фатирына кереп утыру бәхетенә ирешкән.

«Яшьлек»тә йортлар төзү инде 2015 елда башланып киткән. Тик «Стройком» төзелеш ширкәте аларны төзеп тапшыру вакытын кат-кат кичереп килгән. Нәтиҗәдә 6 йорт төзелеп бетмичә калган. Узган елда бу хәлне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольгә алгач, биредәге төзелешкә яңа сулыш өрелде. Тиз генә вакыт эчендә дүрт йорт төзелеп бетте һәм 100дән артыграк гаилә зарыгып көтелгән фатирларына күченде. Менә хәзер соңгы ике йорт та кулланылышка тапшырылды.
Республикада алданган өлешчеләргә ярдәм итү буенча ике программа эшләп килә. Алар өчен йортларны һәммәсен киләсе елда төзеп бетерергә җыеналар.


Фикер өстәү