Фәрит Мөхәммәтшин: “Юрист гадел булырга тиеш”

Казан Ратушасында “Ел юристы-2020” республика премиясен һәм Габриэль Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юристлар премиясен тапшыруга багышланган тантана узды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан юристларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
— Юристлар хезмәт бурычларын үтәгәндә, һәрвакыт гадел булып калырга, шул исәптән кешеләргә битарафлык күрсәтмәскә тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, юристлар бергәлеге үзләре алдындагы бурычларны: кешеләрнең законлы мәнфәгатьләрен, хокуклары һәм ирекләрен яклау, Россия дәүләтчелеген ныгыту бурычларын уңышлы хәл кылуга омтыла. Ул Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстандагы бүлегенә катлаулы санитария-эпидемиологик вазгыять хөкем сөргән бер мәлдә дә төбәк офисының актив төстә эшләве өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Әйтик, төбәк бүлеге әгъзалары тормышта авыр хәлләрдә калучыларга, бизнес вәкилләренә юридик мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр үткәрә.
Шулай ук юристлар Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү барышында бөтен республика күләмендә күзәтүчеләрнең эшен җайга салган Ситуацион үзәктә хокукый консультацияләр үткәргән. Бердәм тавыш бирү көнендә (11-13 сентябрь) дә шундый ук эштә катнашкан.
Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрендә халыкны хокукый яктан агартуның, бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген искәртте. Аның әйтүенчә, бик күп кешеләргә үзләре өчен кирәкле мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә бу.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Россия субъектлары конституцион һәм устав судларының нинди мөһим миссия башкаруларында игътибарын юнәлтте. “Мәктәп елларыннан ук: “Законга хезмәт итү – халыкка хезмәт итү ул” дигән сүзләр истә калган. Бу миссияне намус белән башкаруыгызны телим!”, – диде Дәүләт Советы Рәисе юристлар бергәлегенә мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан ул “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исемгә лаек булучыларны котлады, Татарстан Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.


Фикер өстәү