Фәрит Мөхәммәтшин: “Шәһәр халкы рәхмәт укый”

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Казанның Яңа Савин районының Ямашев урамында урнашкан мәйданда 150дән артык сәүдә ноктасы эшләде.

Авылдан шәһәргә ни генә килмәгән! Ит, сөт, йомырка, каз-үрдәк янында каз, ат майларына кадәр бар. Ярминкә килүчеләрнең күбесе рәхмәт әйтә. Араларында пенсиябез аз дип тә зарланучылар, сатучылар бәяне кыйммәт куя диючеләр дә бар. Фәрит Мөхәммәтшин ярминкәдәге бәяләр, үз продукциясен сатучы авыл хезмәтчәннәре белән генә аралашып калмады, сатып алырга килүчеләр белән гәпләшергә вакыт тапты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын ярминкәләр белән шаккаттырып булмый, ди.

– Бездә ярминкәләр күп еллар бара. Бүгенге базарда ни генә юк! Товар төрлелеге ошады. Ярминкәгә үз товарын алып килгән фермерлар күп. Менә монысы сөендерә. Җитештерүче үз товарын сата ала. Авылдан килгән продукцияне шәһәр хаклы да, җитештерүче дә көтеп тора. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы ягулык бирә. Яңа елга кадәр мондый ярминкәләр дәвам итәчәк, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәнүзә Шакирова җитәкчеләргә ярминкәләр өчен рәхмәтен әйтте.

– Шәһәрдә яшәүчеләрнең барысының да бакчасы юк. Күпләрне шушы ярминкә ашата. Яшелчә генә түгел, итләр дә алабыз. Әле менә Яңа ел табынын кайгырту. Бер каз белән эч-башларын алдым. Барысы бергә 1 мең 500 сум тора. Мин моны кыйммәт димим. Каз бәбиләрен үстерер өчен күпме хезмәт, азык кирәк. Авыл кешесенә рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул.

http://

Үзен Илһам дип таныштырган бабай, пенсиям аз дип зарланды.

– 10 мең акча алам. Әле ярый минем кебекләр ярминкәгә килеп, запас туплый ала, – ди ул.

Баксаң, Фәрит Мөхәммәтшинның гаиләсе дә ярминкәне көтеп ала икән. Дөресрәге, хатыны Луиза ханым кирәк яракларын авыл кешесеннән алырга ярата икән. Алар җиләк-җимешләрне, яшелчәне үзләре утырта. Запаслар бетсә, базардан алабыз, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Ярминкәдәге бәяләр (кг/сум):

  • Кош ите – 120
  • Сыер ите –290-340
  • Дуңгыз ите – 220
  • Йомырка (данә) – 65-70
  • Сөт (литр) –30
  • Сыр – 350
  • Сыер мае –350
  • Шикәр комы – 42
  • Югары сорт он –25
  • Карабодай –63
  • Бәрәңге –14
  • Кишер –12
  • Чөгендер –10
  • Суган –18
  • Кәбестә –10
  • Бодай –12
  • Арпа –9
  • Арыш –9
  • Солы –9
  • Елга балыгы –160-250

Фикер өстәү