Без өйләнгәнче төн кыскарса?

Соңгы көннәрдә генә Кремль лидеры Владимир Путин мөһим бер бер белдерү ясады: алдагы елларда дөньяда нефтькә ихтыяҗ кими башлаячак. Нефть кенә түгел, ташкүмер һәм газ да артык зур таләп ителмәс кебек киләчәктә, чөнки климат бик нык үзгәрә һәм Көнбатыш илләре янганнан соң зыянлы газлар чыгара торган ягулыклардан баш тартуга йөз тотты.

Алдагы елларда Европага газ белән нефтьнең үзен генә түгел, аларны ягып табылган материалларны да экспортлау кыен була башлаячак. Мәсәлән, корычны ташкүмер яндырып ясыйсың икән, аны халыкара базарда сату мәшәкатьле һәм икътисади яктан зыянлы булачак. Россия өчен бу бөлгенлекнең яңа сериясен аңлата, чөнки без технологик товарлар экспортлый алмыйбыз, углеводородлар һәм шуларны кулланып ясалган чималлар гына сатабыз.

Европада исә корыч җитештерү өчен водород кулланырга җыеналар. Зур йөк поездларын да судан аерып алынган ягулык көче белән өстерәп йөртү планлаштырыла. Поезд үтеп китә һәм төтен урынына су парлары ыргылып кала. Гаҗәп бит, фантастика! Әмма бу – иртәгесе көн чынбарлыгы. Германиядә зур йөк машиналарын да Н2 белән хәрәкәткә китерү турында җитди уйланалар. Менә шуннан әйтеп карагыз инде: нефть күпме кирәк булачак та, газ күпме кирәк булачак? Россия җитәкчелеге көнбатышлыларның мондый планнарына ышанмыйчарак карады башта. Водородны якканчы, башта табасы бар бит әле. Ул аяк астында гына аунап ятса да, судан водород һәм кислород аерып алу өчен бик күп энергия кирәк. Нәкъ менә шуның өчен Н2не әлегә кадәр эчке янулы двигательләрдә файдалана алмадылар.

Әмма технологияләр алга бара. Хәзер кояш энергиясендә генә яктыртыла торган илләр пәйда булды. Электр лампочкаларын кабызу гына түгел, машина моторларын да ток белән хәрәкәтләндерә башладылар. Электромобильләр шәһәр урамнарында торган саен күбрәк күренә. Кояштан Җир шарына без кулланып бетерә алмаслык энергия килә. Җил энергиясе белән дә таулар күчерергә була. Бер генә җитешсезлеге бар: бу ике көчне электрга әйләндереп була, электрны саклау кыен. Аккумуляторлар җитештерә башласаң, кыйммәткә дә төшә, экологик яктан да ташкүмер ягуың аңа караганда отышлырак килеп чыга. Көнбатышта шуңа күрә кояш һәм җил станцияләрендә җитештерелгән электр энергиясен водородка әйләндереп саклауга таба йөз бордылар.

Водородны синтетик сыек ягулыкка әйләндереп куллану технологиясе бар икән хәзер. Немецлар менә шуңа өстенлек бирергә җыена. Кояш панельләренә Европада бәяләр шулкадәр төште: алар ярдәмендә электр энергиясе алып, аны водородка әверелдерү икътисади яктан файдалы була башлады. Җитмәсә, читтән нефть һәм газ сатып алуга караганда, водород җитештерүче куәтләрне үзеңдә булдыру өстәмә эш урыннары да бирә. Хәзер монысы да әһәмиятле аның. Әмма европалылар водородны читтән, әйтик, Россиядән сатып алуга да каршы түгел. Хәзерге газ кудыра торган торбалардан водород агыласы көннәр алда булырга мөмкин әле.

Ниһаять, Мәскәүдә дә эшнең кая таба барганына төшенделәр. Россиянең 2035 елга кадәрге Энергетик стратегиясендә водород экспортлау турында аерым юллар бар. «Российская газета» – федераль хөкүмәт органы – 25 ноябрь санында «Источник с нулевым выбросом» дигән язма бастырды. Анда: «Россия может занять на этом рынке одну из лидирующих ролей», – дигән юллар бар. Бездә, әлбәттә, колачлы проектларны игълан итә беләләр. Аларга мул итеп акча да бүленә. Вәләкин проектның тормышка ашырылу вакыты җиткәч кенә шул ачыклана: акча да юк, нәтиҗә дә күренми.

2014 елда «Внешэкономбанк» Globаl Transport Finance журналы версиясе буенча «Елның иң яхшы финанс килешүе» дип табылган килешү төзегән иде. Бу килешү буенча Россия банкы Мексиканың Interjet компаниясенә 770 миллион долларга «Суперджет» самолетларын сатып алырга булышты. Әмма сатып алынган самолетлар ватылып, һавага күтәрелә алмады, 2020 елда 22 очкычның өчесе генә һавага күтәрелерлек иде, диләр. Аларны сатып алган компания бөлде һәм теге миллионнарны инде кайтарып бирә алмый. «Елның иң яхшы» финанс килешүе шулай итеп төтенгә әйләнеп һавага очу куркынычы алдында тора. Самолетларны да, аларга бирелгән кредитны да кайтарып алу икеле, диләр белгечләр.

2006 елда Россия Космик корпорациясенең ул вакыттагы җитәкчесе Николай Севастьянов: «2015 елда Айда кеше яши торган база ачачакбыз, 2020 елда анда гелий-3 таба башлаячакбыз. Галәм корабының шуны бер тапкыр төяп җиргә кайтуы бөтен планетаны йөз елга ягулык белән тәэмин итәчәк», – дигән иде. 2020 ел ишекләрен ябарга маташа, Айдагы база да, гелий да юк. Аның каравы Кытай аппараты яңа гына анда төшеп утырды һәм Ай грунтын җиргә алып кайтырга җыена. Водород экспортлау буенча лидерлык та шундый проектларның берсе булмасмы? Байтак технологик җиһазлар һәм инвестицияләр таләп ителә бит моның өчен. Белгечләр кирәк, аларны әзерлисе бар. Детальләп эшләнгән җитди проект таләп ителә монда. Әмма Энергетик стратегиядә төп индикаторлар гына билгеләнгән. 2024 елга 0,2 миллион тонна, 2035 елга 2 миллион тонна водород экспортлау планлаштырыла. Азмы бу, күпме дигән сорауга чагыштыру белән җавап бирик әйдә. 2020 елда ук инде дөньякүләм водород җитештерү күләме 85 миллион тоннадан артып китә («Российская газета» 110 миллион тонна дип яза, «Немец дулкыны» радиосы югарыда китерелгән санны атый). Тагын 4 елдан соң немецлар инде водородта йөри торган 41 поездны рельсларга бастырырга җыена. Саннарны тагын да китерергә булыр иде, әмма булган кадәресе дә Россия водороды ниятләнгән күләмдә җитештерелсә дә, аның масштабы күлгә чиләкләп су салу гына икәнен аңларлык. Лидерлык исе килми әле монда.

Тагын бер нечкәлек бар: Россиядә водородны газ яндырып табарга ниятлиләр. Безнең белгечләр мондый юл белән табылган водород кояш-җил энергиясе ярдәмендә табылган ягулыктан 4–5 тапкыр арзанга төшәчәк, диләр. Әмма Европада водородка күчүнең төп максаты – чиста ягулык куллану. Водородны «яшел энергия» ярдәмендә тапканда гына куллану яклы Көнбатыштагылар. Хәзер үк инде алар углеводород ярдәмендә җитештерелгән бар нәрсәгә «углерод салымы» дигән салым кертә башладылар. Бу бүген үк инде Россиянең Көнбатыш белән сәүдәсенә кыенлыклар китерә: я сата алмыйсың, сатсаң, бәянең күп өлеше салым түләүгә китә, табыш калмый. Газ яндырып табылган водородка да шундый ук таләпләр куелачак: зур салым түлисең, транспортлау чыгымнарын күтәрәсең һәм синең ягулыгың Көнбатыштагы «яшел» водородка караганда кыйммәткәрәк чыга.

Россия соңгы елларда газ торбаларына дистәләгән миллиард доллар акча тоты. Хәзер меңнәрчә километрга сузылган торбалар санкцияләр астында, Көнбатыш куйган таләпләргә буйсынмау илгә зур матди югалту булып әверелде. Әйе, торба сузучы олигархлар оттырмады, ил казнасындагы миллиардларны үз кесәләренә салды. Торба кирәк буламы, юкмы дип алар борчылып тормый. Газ ягып, водород ала торган җиһазлар белән дә шулай ук булуы ихтимал. Кытай, Япония, АКШ һәм Европа соңгы 15 елда водородлы технологияләргә бик күп акча тотты. Россиядә әле уянып кына киләләр. Шикләнмик: безнең артталык бәхәссез бу өлкәдә. Көндәшлеккә сәләтле җиһазлар да, белгечләр дә җитешми. Артталыкны бетерергә туры киләчәк, әлбәттә. Әмма башта ук ялгыш юлдан кереп китү кыйммәткә төшәчәк.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү