2021 елны Татар милләте бердәмлеге елы дип билгеләргә тәкъдим иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы киләсе елны Татар милләте бердәмлеге елы дип игълан итәргә ниятли. Бу хакта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев утырыш барышында әйтте.

«2021 елны Милләт бердәмлеге елы дип игълан итәсебез килә. Бу үз тарихыбызда беренче тапкыр. Халык санын алу алдыннан да безгә берләшергә кирәк. Тарихта шундый мөмкинлек булдыру эшнең сыйфатын да күрсәтергә мөмкинлек бирер», — диде Васил Шәйхразыев.

Утырышта катнашучылар арасында «Татар милләте бердәмлеге елы» дип билгеләргә кирәк диючеләр булды.

«Татарларның бердәмлеген тәэмин итү җиңел түгел, без йөргәч, беләбез: татарлар арасында этник төркемнәр дә күп, мәнфәгатьләр дә төрле. Безгә бер слоган табарга кирәк. Халыкны исәпкә алу алдыннан фәнни яктан да, бәлки, берәр нәрсә эшләргә кирәктер», — диде этнограф, галим Дамир Исхаков.

Васил Шәйхразыев 15 декабрьгә кадәр тәкъдимнәр җыелуын әйтте.


Фикер өстәү