«ВТ» бүләк тапшыра: җылы мөнәсәбәтләргә сөенеп кайттык

Аларга бригадир да, авыл җирлеге  башлыгы да кирәкми. Анда каенаналар белән киленнәр дус яши,  күршегә йөрү гадәте дә бетмәгән, капкалар да бикле түгел. Авыл халкы хәтта Чәй бәйрәме дә үткәрә икән. Без, Яшел Үзән районының Бакырчы авылына «Бу – минем туган авыл!» бәйгесенең «Игелекле авылдашым» номинациясендә җиңүче Энҗе Исмәгыйлевага  бүләк тапшырырга баргач, җылы мөнәсәбәтләргә сөенеп кайттык.

Күпер салсаң, тормыш яхшыра

Эшмәкәр  Рәфыйк Бәхтияров күпер салдыргач, Бакырчыда күп нәрсә үзгәргән: клуб, китапханә,  фельдшер-акушерлык пункты, ял итү паркы, мәчет,  юллар төзелгән. Алты ел эчендә, әйтерсең лә авылга бәхет ишелгән. Ә бит моңа кадәр киленнәрдән: «Ничек курыкмыйча, бу авылда  өчәр бала таптыгыз?» – дип сорый торган булганнар. Хәзер  авыл шәһәрдән бер җире белән дә калышмый.

Тау астында урнашкан җыйнак кына,  300дән артык кеше яши торган татар авылы ул Бакырчы. Тугызъеллык мәктәп башлангычка калдырылган. Анда 7 бала укый. Бакчага йөрүче сабыйлар унбишләп. Авылның  ниндидер бер сөйкемле сөяге бар. Әллә кайдан ук  үзенчәлекле итеп төзелгән мәчете балкып тора. Су буендагы ял итү паркы да башкаларга охшамаган. Авылның имамы  Әнәс  Закиров  паровоз, самолет, умарта кортлары ояларын, Әби патша арбасын, кое, тегермән – барысын да үз куллары белән ясаган. Әнә бер апа, мамык шәлен бәйләп, чиләк-көянтә асып, чишмәгә төшкән. Кышкы авыл йокыга талмаган.

– Рәфыйк абый  колхозда эшләгәндә чакта  ук авылына  ярдәм иткән.  Сургутта яшәгәндә дә авылны беркайчан ташламады. Изге эшләрдә бертуганнары Әлфия апа, Равил, Рәшит абыйлар да ярдәм кулы сузды. 54 яшьлек  игезәкләр Рәфыйк белән Рәшит Бәхтияровлар күптән түгел бакыйлыкка күчте. Хәзер кем булышыр инде? Кешедән ярдәм сорарга бик  авыр бит, ә  Рәфыйк абый  белән җиңел иде,  – ди Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина.  – Агач күперне   язгы ташуларда су агыза иде. Юл юк. Рәфыйк абый күпер төзетмәсә,  асфальт та тиз генә салынмаган булыр иде. Асфальтны озак көттек, Бакырчы халкы ышанмый да башлаган иде инде. Мәрхәмәтле авылдашлар авылны республика юллар программасына кертергә  булышты. Юллар салынганнан соң, авыл уртасында тагын бер күпер төзетте. Балалар мәйданчыгы, хоккей тартмасы булдыруда башлап йөрде. Яз көне  чүп тулып, елганың суы җәелә иде. Аны  чистартуда ярдәм итте. Иң зур башкарган эше – мәчет төзетү, гаиләләре белән бергәләп булыштылар. Аны  6 айда эшләтеп, әниләре хөрмәтенә Суфия исеме куштылар.


Күгеш мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Энже Исмәгыйлева газетабыз уздырган бәйгегә сүнеп барган авылның кабынуын, нәкъ менә шушы Бәхтияровларның кылган игелекле эшләре  турында язган иде.

– Газетада бәйге игълан ителгәч, эше турында язарлык авылдашыбыз бар, шуны яз, диде әнием. Каенанам Хәлимә дә  бу сүзне җөпләде. Бәйгедә җиңүемне белгәч, бик сөендем, – ди  Энҗе Исмәгыйлева.

Жиңүчегә бүләк тапшыру тантанасы, без күзаллаганча, башкачарак  үтәргә тиеш иде. Эшмәкәрләрнең  фани дөньядан китүе сәбәпче булды моңа. Заман чире аларны авылдашлары, якыннарыннан аерды. Авыл халкы, аларның рухына  багышлап, Коръән ашы үткәрде. «ВТ» журналистлары  бүләкне  иясенә мәчеттә тапшырды.

– Бәхтияровлар гаиләсе кечкенә чакта бик  нык  авырлыклар кичерде. Йортлары берничә тапкыр янды, әтиләре яшьли үлде, әниләре Суфия апага алты баланы ялгыз аякка бастырырга туры килде. Биш малай һәм бер кыз үстерде. Шулкадәр игелекле балалар тәрбияләгән. Күрәсезме, күпме мәрхәмәт сала алган ул балаларының йөрәгенә?! Башта төпчек улының гомере өзелсә, күптән түгел Рәшит белән Рәфыйк гүр иясе булды. Аларның җаннары оҗмахта булсын, кылган игелекләре җария сәдакасы булып барсын, – диде авыл имамы Әнәс хәзрәт.

Килен-каенана һәм күршеләр…

– Безнең авылга бригадир да, колхоз рәисе дә кирәкми, бер имам да җитә. Күл буен чистартырга кирәкме, агач утыртасы бармы – нәрсә генә эшләргә кирәк булса да, Әнәс  барыбызны бер йодрыкка туплый. Тормыш иптәше Рәшидә  дә барысын тәртипләп тора, тирә-якны чәчәкләргә күмә, – ди Хәлимә абыстай Исмәгыйлева.

Хәлимә Исмәгыйлева әйтүенчә, авылда 17 килен бар. Алар мәчетне җыештырырга да, төрле мәҗлесләргә  табын әзерләргә дә булыша.  «Ватсап»та «Ханымнар» төркемендә бар эшне уртага салып сөйләшәләр. Рәфыйк Бәхтияров  мәчеттә балалар өчен дини бәйгеләр оештырган, бүләкне бер дә кызганмаган. Мәктәп яшендәге балалар барысы да мәчеткә дин сабаклары өйрәнергә йөри.

– Бездә килен белән каенаналар үпкәләшеп йөрми, берсенең дә өеннән чыгып киткәне юк. Күбесе күрше-тирә авыллардан килгән. Капканың биге дә юк, чөнки тәртипсезлек юк,  авыл халкы тату  яши. Күршегә керү гадәте дә саклана. Элек таба кирәкме, шырпымы, кирәк-яракка күршегә йөгерә идек. Хәзер бар кеше дә муллыкта яши, бернәрсәгә дә кытлык юк. Әмма хәл белешү, кич утыру дигән нәрсә бетмәде. Элек берәрсенең капка төбенә печән, салам кайтарсалар, ярты урам халкы булы­шыр­га килә иде. Хәзер бар хезмәтне техника башкара. Авылда бөтен нәрсә бар, сәламәт булып, куанычын күреп яшәргә язсын, – ди Хәлимә апа.

Чәй бәйрәме

Бакырчы халкында хыялыйлык та, күңелле яшәү теләге дә көчле.  Бер елны Болгар радиосының «Чәкчәкләр» төркеме авылга көтү көтәргә килгән. Аларны кәҗәләргә итәк кидереп, сыерларның мөгезенә бантиклар тагып каршы алганнар.

Клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева  авыл халкының күңелен күрү өчен ниләр генә уйлап тапмый. «Әллә син  боларны төн буе йокламыйча уйлап ятасыңмы?» – дип гаҗәпләнә икән авылдашлары. Яңа клуб – олысының да, кечесенең дә ял итү урыны, мәдәният учагы. Кичләрен  анда  авыл апалары, киленнәр оекбаш бәйләргә  утырмага йөри.

– Авылда биш урам бар. Алар һәрберсе, урам бәйрәмнәре уздырып, авыл халкын сыйлый, концертлар күрсәтә. Һәр урам үз тарихын сөйли. Чәй бәйрәме уздырдык. Самавыр куеп, барыбыз бергәләшеп чәй эчтек.  Гармун тавышы хәзер сирәк ишетелә,  авылны моңнарга күмик әле дип, гармунчылар бәйрәме үткәрдек. Анда күрше авыл гармунчыларын да чакырдык, – ди клуб мөдире. – Шигырь бәйрәмнәре,  спектакльләр… бәйрәм чараларын төрләндереп торабыз. Бәйрәмнәр кешене берләштерә. Аны оештырганда кыенлык юк, авыл халкы бер дә каршы килми. Мич бәйрәме үткәрергә дип план корып йөрим әле. Йортларда мичләр сүтелде. Элек мич башы иң кадерле урын иде. Анда йокладык, бозга каткан пәлтәләрне шунда киптерә идек. Мичтә пешкән ипи, коймак, чуенда әзерләгән аштан да тәмлесе юк. Менә шул хатирәләрне яңартмакчы булабыз.

Бакырчы халкы үз тарихын да яхшы  белә. Лаеклы ялда булган математика укытучысы Рәйханә апа Зәйнуллина, авылга багышлап, ике китап чыгарган. Коръән ашында зурлап искә алган Бәхтияровларның барысын да ул укыткан.

– Авылның элеккегесе тагын да якынрак, чөнки ул безнең балачакка бәйле.  Бакырчының беркайчан да ямьсез булганы юк, чөнки  кешеләре якты аның. Гомерем бик бәхетле үтте. Авыл халкы  начар яшәмәде: хатын-кызлар шәл бәйләп, ирләр кое  казып, акча эшләде. Хәзер эш мәсьәләсе белән генә авыррак, ирләр шәһәргә барып эшли. Эш булмагач, яшьләр шәһәргә китү ягын карый, – ди мөгаллимә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү