«Кем гаепле?», «Нәрсә эшләргә?» дигән сораулар актуальлеген югалтырмы?..

Без яшәгән ил ни өчен гомер-гомергә күпсанлы проблемалар эчендә кайный? Ник без шул дәрәҗәдә үзенчәлекле? Төп икътисади һәм социаль күрсәткеч – халыкның тормыш сыйфаты нигә биредә түбәнгә тәгәрәмәгәндә дә гел урында таптана? Россиянең яртысына якыны Европага урнашып та ник без һаман Европа түгел? «Кем гаепле?», «Нәрсә эшләргә?» дигән сораулар безнең тарафларда кайчан да булса бер актуальлеген югалтырмы?..

Пандемия башка ишелеп, яшәешебезне тагын да катлауландырганчы, ягъни үткән ел азагында – чагыштырмача тыныч, бәласез яшәп яткан чакта, халыкның тормыш дәрәҗәсен өйрәнү максатыннан Дәүләт статистикасы федераль хезмәте – Росстат үткәргән тикшерү нәтиҗәләрен, кирәге чыгар, дип күпне күргән көрән тышлы дәфтәремә теркәп куйган булганмын. Ике кыска җөмлә белән җәмгысы биш сан анда: 1, 14, 49, 33, 3. Эш шунда: сораштыру үткән 48 мең гаиләне белгечләр, хәленә карап, җәмгысы биш төркемгә бүлгән һәм һәрберсенең гомуми күләмдәге өлеше чыгарган. Язма башындагы сорауларга җавап эзләгәнче, шул саннарга тукталасы килә.

Беренче сан (1 процент) – шул кадәр гаилә, акча ашауга да җитми, дип белдергән булган. Бу, беренче карашка, бик аз кебек. Әмма ки илдә якынча 150 млн кеше дип алганда, туйганчы ашамаучылар 1,5 млн чыга. Шактый зур сан бу: Казан белән Түбән Кама халкын бергә китереп кушсаң нәкъ шулкадәр була. Бер нечкәлекне исәпкә алганда сан хәтсезгә күбрәк булырга да мөмкин: гадәттә акча җиткерә алмау күпбалалы, ишле гаиләләргә хас.

Икенче сан (14 процент) – «Ашарга акча җитә, тик менә кием-салым алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү проблемалар тудыра», – дип белдергәннәр. Болар – тамаклары тук булып та фәкыйрьлектә калганнар. Кеше санына күчергәндә 20 миллион тирәсе. Башка чыганаклар да, фәкыйрьлек дигәндә, нәкъ шушы санны атый: илдә якынча һәр 7 кешенең берсе шундый тормышта. Әлеге төркемгә пенсионерларның саллы өлеше керә, дию дә дөрес. Аларның чыгымнар исемлегендә бит әле дарулар дигән «маддә» дә бар. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң акча туклану белән даруга да җитә икән – бу инде алар өчен олы бәхет.

Өченче сан (49 процент) – азык-төлеккә һәм кием-салымга акчаны җиткереп, төрле көнкүреш техникасы (мәсәлән, телевизор, суыткыч), башка озак кулланыла торган товарлар алуда кыенлык кичерүчеләр яки аның ишене ала алмаучылар. Болар – биш төркем арасында иң зуры – илдәге халыкның яртысы. Ул гынамы, бу кавемнең яшәешен Россиядәге бүгенге тормыш, аның реаль сүрәте, чагылышы, дияргә дә мөмкиндер.

Дүртенче сан (33 процент)  – «Ашарга, киенергә, теләсә нинди көнкүреш техникасы алырга яисә алыштырырга хәлдән килә, тик менә фатир, дача, машина дигәндә авырлыкларга юлыгабыз», – диючеләр һәм дә фатир хакында гомумән хыялланмаучы, машинаны кредитка алып, кыенлык белән түләп бетерүчеләр. Бу халыкны, башка төркемнәр хәлен исәпкә алганда, иркен яшәүчеләр, дип атарга да ярыйдыр. Илдәге кешеләрнең күпчелеге шулай яшәгән мәлдә без тормыш дәрәҗәсе буенча берничә адым алга атлаган санала алыр идек. Тик, ни кызганыч, алар халыкның бары өчтән береге генә.

Бишенче сан  (3 процент) – болары бер яктан да үзләрен чикләмәүче байлар. Алар тормышы – калган 97 процент өчен зәңгәр хыял. Алар – фатир түгел, коттедж, хәтта вилла да сатып ала алган, елына берничә тапкыр пальмалы атауда сырт кыздырган, кыйммәтле машинада җилдергән азчылык – бүгенге тормышның хуҗалары.

Алда саналган, безне һич тә куандырмаган процентларга бүгенге зәхмәт, әлбәттә инде, чүп өстенә чүмәлә ясап, үз төзәтмәләрен кертми калмады. Беренче өч төркемкә кергәннәр андый бәла килгәндә ишәйми кала алмый. Бишенче төркем дигәндә, андагылар тагын да баерак яшәп киткән  булырга мөмкин – теләсә нинди кризис бездә гадәттә үтә байларны тагын да ныграк баета бит. Һәм, әлбәттә инде, азларның баюы күпләрнең фәкыйрьлек ягына авышу хисабына бара…

Язма башында куелган сорауларга кыскача җавап эзләп, «Европа кыйтгасында яшәп тә ник без Европа түгел?» дигәндә, төп сәбәп, миңа калса, Россиянең үзенчәлекле үткәненә барып тоташа. Төп сәбәптән кечерәкләре ярала. Язмада шуларның берничәсенә – биредәге холык-фигыль, ягъни менталитетка, ресурслы икътисад һәм дә җитәкче культына тукталасы килә.

Менталитет. «Үзең турында уйлама, илең турында уйла». Фатих Кәрим шигырен аз гына үзгәрткәндә, илдәге халыкка сеңдерелгән күмәк холык-фигыль килеп чыга кебек. Гасырлар буе биредәге гавам шулай тәрбияләнгән: дәүләт – беренче, бәндә икенче урында. Дәүләт нәрсә генә эшләсә дә, дөрес, дигән караш гади кешене система астында тоткан, инициативасыз калдырган. Биргәнне, рөхсәт иткәнне көтеп яшәткән. Зур территория дә патша, генсекларны һәрчак унитарлыкка һәм вертикальгә ашкындырган. Бу исә, үз чиратында, илне демократик традицияләрдән, хөрлек һәм ирекле фикердән һәрдаим читләштереп тору дигән сүз.

Ресурслы икътисад. «Мәшәкатьләнеп нәрсәдер җитештергәнче, Ходай күптән бар иткәнне ал да шуның хисабына яшә». Россиядә элек-электән үтәлеп торган шигарь бу. Вакытына, чорына карап, җәнлек тиресе (пушнина), алтын, урман, икмәк. Хәзер исә – нефть белән газ. Ил экспортында чимал өлеше бүген 73 процент. Европа илләрендә беренче буржуаз революцияләр (беренче завод-фабрикалар, дип укы) моннан дүрт гасыр элек яралса, бездә аңа охшаш вазгыять ХХ гасыр башына карый. Ни генә димә, чималчылык – примитив икътисад, ул булдыклылар шөгыле түгел, аның өчен фән, техника бик кирәкми.

Җитәкче культы. «Дәүләт ул – мин!» Француз монархларының берсе фәлән гасыр элек әйткән бу сүз Россиядә һаман да көчендә дияргә мөмкин кебек. Чөнки биредә персональләшкән власть. Биредә бар дәверләрдә дә диярлек җитәкчегә, аның белән бергә дәүләткә каршы килү җинаять саналган. «Дәүләттәге тәртипләр дошманы», диясе урында, әлбәттә инде, «халык дошманы» дигән сүз кулланылган. Бүген дә бездә чын, классик оппозиция юк. Аз санлы килешмәүчеләр – диссидентлар күпчелек мәлдә «тезеннән күтәрелүче ил»нең дошманы буларак кабул ителә.

Саналган сәбәпләргә тагын берничәне өстәргә булыр иде. Бар сәбәпләр дә, ахыр чиктә, бер-берсе белән шактый тыгыз бәйләнгән һәм әйткәнебезчә, тарихка кайтып кала. Үткәннәр, чабудан тартып, безне бүгенге куанычсыз вазгыятьтә тота.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү