«Без күргән авырлыкларны балаларыма, оныкларыма, беркемгә дә күрергә язмасын дип телим»

…1941  елның сандугачлы аяз июнь иртәсе минем туган авылыма да кайгы-хәсрәт алып килә.

Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан-ел артта калганга, әбиләребез- бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта аз белгәнгә, бүген исән булган якташларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында  күргәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык. Ни кызганыч,  безнең авылда бер генә сугыш ветераны исән-сау. Алар турында шактый мәгълүмат тупланган,  ә менә сугыш чорында балалар ничек яшәгән? Ничектер алар турында бик  аз язылган икән.  Шушы  максаттан мин сугыш чоры баласы – Сикертән авылында гомер кичерүче   Рая апа белән сөйләштем. Ул бик ачык, киң күңелле. Бергәләп балачагын, үткән тормышын барладык.

-Миңа табигатьнең чәчәкле җәе дә, карлы-буранлы кышы да, алтын көзе дә, гөрләвекле язы да ошый. Шулай да язның май аен аеруча көтеп алам. Чөнки май аенда миллионлаган корбаннар бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү бәйрәме була, — ди Рая апа.

…1940 елның 25  ноябрендә гади колхозчы Әсхәпҗамал һәм Фәйзрахман гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Аңа Рая дип исем кушалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе фронтка китә. Озакламый   әтисенең тагын  өч туганын да  алалар, ләкин берсе дә туган якларына  әйләнеп кайтмый. Рая апа әнисе белән генә гомер итә.

-Үземнән бигрәк әнине кызгана идем, ди ул. — Бригадир койма өстеннән: “Әйдә,  Әсхапҗамал, бүген тагын эскерт казырга!”- дип эшкә чакырганда, йөрәгем аеруча  нык авырта иде. Авылдашларның: “Үзең бер бәхетсез, кызыңны да бәхетсез итәсең”, — дигәннәре әле дә истә. Гел кырда эшләү хатын-кыз өчен аеруча кыен. Әнием  тырышлыгы белән  аерылып торды. Сыерыбыз бар иде. Аллага шөкер, шуңа күрә тамак тук булды, җылы сөттән авыз өзелмәде.  Авылда Шәрәф һәм Газизә апаларга бар авыл халкы сепарат аертырга килә иде. Ит, сөт, йомырка, май салымнарын күп түләдек, күп вакыт үзебезгә калмый да иде. Сугыш сугыш инде, авылда калган кеше дә фронттагыдан ким эшләмәде.

…Авылыбызга кайгы китерүче хатлар килә башлый. Күпме аналарның күз яшьләре түгелә.  Балалар ятим кала.  Бу елларда авылда “кара кәгазь” килмәгән йорт калмагандыр. Рая апаның әтисе дә сугышта хәбәрсез югала.

— Сугыш бетеп кенә тормышлар җиңеләймәде шул, авырлыклар алда да күп булды. Иптәш кызларым Садия, Сәмияләр белән уку кирәк-яраклары алыр өчен, йомырка-майны  Чүриле  базарына алып менеп сата идек. Боз өстеннән дә, кар ерып та җәяү йөргәннәр әле дә истә. Ә иң үзәккә үтеп калганы “уфалла” арбасы белән  Янтыкка утынга менүләр. Анда урман кистеләр, без шундагы ботакларны җыеп алып төшә идек. Кечкенә куллар белән  ботакларны  бәйли алмый газапландык. Аны тартып төшүләр әле дә истә. Ул вакыттагы авырлыклар беркайчан да онытылмый. Басуларда чүп утаулар, амбарда ашлык чистартулар, бигрәк тә кукуруз чүбен утаулар истә калган.  Ул вакытта беркемгә дә җиңел булмады. Шулай да  кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып тора иде.

Мәктәптә Рая апа бик яхшы укый, уку алдынгысы була. Укуын тагын да дәвам итәр иде, мөмкинлек булмый. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, фермага эшкә килә.

-Хезмәт юлым фермада үтте. Тырышып хезмәт иттек, мактау тактасыннан төшмәдек, алдынгылыкны бирмәдек. Тормыш иптәшем Тимершәех белән 4 бала тәрбияләп үстердек. Иптәшем дә акыллы кеше булды. Эшләдек тә, эшләдек инде, кызым,  — ди ул.   Бала  хәсрәте  дә  күрергә туры килә  аларга.   Барсына да чыдый ана йөрәге.

Улы  Илдус  Әфганстанда хезмәт итә. Шөкер, исән-сау әйләнеп кайтып, әти-әнисен куандыра.  Ә бит ул бер дә зарланып хатлар язмый. “Мин Монголиядә хезмәт итәм”, — дип яза хатларында. Бүген улым үз тормышы белән Төрнәле авылында гомер итә. 8 оныгым, 3 оныкчыгым бар”, — дип куана Рая апа. Үзем иптәшем Тимершәех, оныгым, улым һәм киленем тәрбиясендә туган авылымда гомер кичерәм.  Картлык көннәрем рәхәт, тыныч тормышта үтә, нәрсә киясем килсә шул, нәрсә ашыйсым килсә шул бар. Һәр дога кылган саен, без күргән авырлыкларны балаларыма, оныкларыма, беркемгә дә күрергә язмасын дип телим.

                                                                             Гөлфирә Зарипова.

                                                 Арча,Гөберчәк


Фикер өстәү