• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Шушы командировка аның тормышын бөтенләйгә үзгәртә»

    «Шушы командировка аның тормышын бөтенләйгә үзгәртә»

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 27 июнь – 3 июль

    Татарстанда яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә

    Күпергә тузан төшмәс. Якутиядә Татарстан көннәре

    Фатыйх Сибагатуллин турында: «Фикерле, киңкырлы шәхес иде»

    Фатыйх Сибагатуллин турында: «Фикерле, киңкырлы шәхес иде»

    Умартачылар җәе: баллымы?

    Умартачылар җәе: баллымы?

    Кыйммәтле ачкыч: торак базарында авыр көннәр

    Кыйммәтле ачкыч: торак базарында авыр көннәр

    Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

    Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

    Элеккеге ире яралаган кибетченең якыннары: “Таякка таянып булса да йөрсен иде”

    Элеккеге ире яралаган кибетченең якыннары: “Таякка таянып булса да йөрсен иде”

    Кара тамга. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар

    Кара тамга. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар

    Дини мәҗлеснең максаты: чама хисе һәм ихлас ният кирәк

    Дини мәҗлеснең максаты: чама хисе һәм ихлас ният кирәк

    Чынга ашардай хыял: авыл туризмына нәрсә җитми?

    Чынга ашардай хыял: авыл туризмына нәрсә җитми?

    Әҗәтле кешенең хокуклары бармы?

    Әҗәтле кешенең хокуклары бармы?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Тест: сәламәтме-юкмы?

    Тест: сәламәтме-юкмы?

    Почетлы донор исеме кемнәргә бирелә?

    Почетлы донор исеме кемнәргә бирелә?

    Табиб-гастроэнтеролог: Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге

    Табиб-гастроэнтеролог: Эч быгырдау – ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтүче бер билге

    Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ

    Ирне бәхетле итүнең 5 ЫСУЛЫ

    Казанда яшәүчеләр иртәгә күк йөзендә планеталар парадын күрәчәк

    Том ям пешерү ЫСУЛЫ

    Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?

    Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?

    Җиләк көткәндә: кул астындагы гап-гади әйберләр белән уңышны ничек арттырырга?

    Җиләк көткәндә: кул астындагы гап-гади әйберләр белән уңышны ничек арттырырга?

    Рөстәм Миңнеханов: «Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк»

    Рөстәм Миңнеханов: «Фармацевтика ипи кибете кебек – көн саен кирәк»

    Лимон согы ябыктыра

    Лимон согы ябыктыра

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Чарасызлар (гыйбрәтле язмыш)

- ieditor
08.12.2020
- Җәмгыять
2
Чарасызлар (гыйбрәтле язмыш)
0
Карулар
Share on Twitter

(хикәя)

– Йә, ничек, ул-бу сизелмиме? Әйбәтләп карадыңмы? – Гомер гомерләгән картын яңа гына разведкадан кайткан солдаттай каршы алды Фаһирә. Тик Гарифы телгә килгәнче үк инде җавапның нинди буласын тәгаен белгән иде. Күңелендәге бөтен кичереше картының йөзенә язылган иде шул. Алай да, аның җавабын ишетмичә, кабат сораулар бирмәскә булды.

– Юк шул. Берни сизелми. Алар күрмәсен дип, абзар тәрәзәсеннән үрелә-үрелә күпме гомер карап тордым – киленнең керфек бөртеге дә селкенми. Ә менә Дамирның өмете юк түгел бугай. Берничә тапкыр күзләрен тутырып-тутырып карап алгандай булды.

– Менә монысы – шәп яңалык бит, атасы. Ничә айлар тырышуыбыз юкка булмады, димәк. Болай булса, бер чәйләп алыйк та, мин Хәдичә ахирәткә кереп чыгам. Аның да кылларын тартып карыйм әле. Улының ялгыз картаюына ул да бик борчыла лабаса. Бәлки, риза булыр.

Карты алып кергән яхшы хәбәрдән ничектер җилкенеп киткән Фаһирә, яшьләрчә җиңеллек белән өстәл хәзерләде. Шул арада мунчаларын сайдинг белән тышлаучы Дамирны һәм аңа булышып йөрүче киленнәре Рәзинәне чәйгә дә дәште.

Дамир күрше егете иде. Уллары Ренат өйдән чыгып киткәннән бирле хуҗалыктагы бөтен ир-ат эшен шул тартып бара. Гариф үзе шактый картайды шул. Әле болай ук түгел иде. Бердәнбер уллары хәсрәтеннән икесе дә бик бетерештеләр. Егылып үлмәгәннәренә рәхмәт, һич уйламаганда улларының җиләк кебек хатынын, инде буй җитеп килә торган ике кызын ташлап, өч балалы яшь хатынга китеп баруы аяз көнне яшен сугуга тиң булды шул. Кыңгыр хәбәре дә ишетелмәгән көе бит… Исерек булса, ялкау булса, адәм актыгы булса, бер хәл. Егерме ел яшәп, киленнәре белән сүзгә дә килешкәннәре булмады бит. Эшен дә эшләде, гаиләсен дә кайгыртты… Әти-әнисенә дә бик игътибарлы булды. Кырык яшькә җитеп, тел очына алып искә төшерердәй бер борчу китермәгән бала ничек шулай эшли алды – бу кадәресен ни Гариф, ни Фаһирә аңлый алмый иде. Ул мескен Рәзинә, кызлары ниләр уйлагандыр, ниләр кичергәндер? Олыларга берни сиздермәделәр тагын. Берни булмагандай яшәргә тырыштылар. Тик барысы да күңелдән генә Ренатның кайтуын көтә, ышана иде.

– Шул хатынга китсәң, башка күземә күренәсе булма, син минем улым түгел, – дигән Гариф та, кайчан кайтып керсә дә, улын кабул итәргә, гафу итәргә әзер булса да, юк, кайтмады Ренатлары. Кайту түгел, телефоннан да берсенең-бер хәлен белмәде. Юкса җир читендә түгел, янәшәдәге авылга гына барып урнашты.

Менә шул хәсрәтле көннән бирле, биш ел инде, мәрхәмәтле Дамир аларга Ренатны алыштырды. Кечкенәдән дус иде алар. Араларында ике яшь аерма  булса да, балачактан гел бергә булдылар. Шуңа күрә бу гаиләгә ярдәм итүне шулай тиеш дип саный иде егет. Әйткәнне дә көтмәстән, үзе кереп җитә. Эчми, тартмый, вак-төяккә акча да алып тормый. Кыскасы, аның кебек останың күршедә генә булуы картлар бәхетенә иде. Артык тыныч, йомшак холыклы булса да, кулы эшкә ятып тора шул егетнең. Нәрсәгә тотынса, шуны ялт иттерә. Тик менә нишләптер өйләнмәде генә. Юкса эчеп, урамда аунап яткан чордашлары да, ике кулына бер эш белмәгән булдыксызлар да әллә кайчан башлы-күзле булып, менә дигән балалар үстереп ята. Кыюсызлыгы, артык йомшаклыгы бәласедер инде. Кыюлык – ярты бәхет, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул.

Баштарак Дамирга ярдәмгә гел үзе чыккан Гариф, карчыгы белән план корганнан бирле, ягъни ярты еллап, гел сәбәп табып, кулалмашка киленен чыгара торган булды. Дөрес, эшне Дамир үзе белеп эшли, аңа шул тотып торырга, вак-төякне алып бирергә генә кеше кирәк. Карт белән карчык Дамир белән Рәзинәгә эшне табып кына торды. Бергә эшли-эшли якынаеп китмәсләрме, дип көтте. Җиләк кебек вакытында ялгызы сула бит дип, чын ихластан жәлли иде алар киленнәрен. Эзләп-эзләп карадылар да, аңа Дамирдан да кулай кеше юк дип уйладылар. Инде биш ел көттеләр, әти белән әнинең өметләре өзелде. Киленнең дә күңелен сүрелдерергә кирәк дигән фикергә килделәр. Шушы нигезгә атлап кергәннән бирле аларга бик мәрхәмәтле булды шул Рәзинәләре, кайбер кеше үз кызыннан да бу кадәр игелек күрмәс. Менә шуңа да үзләре исән вакытта аны башлы-күзле итәселәре килә иде. Дөрес, йортны, уллары чыгып китүгә үк диярлек, киленнәре һәм оныклары исеменә васыять итеп, документлаштырып куйдылар. Мохтаҗлык күрми яшәрлек булсын дип, соңгы елларда  йорт-җирне бик ныгыттылар, карадылар. Тик бу дәүләтләр генә ялгызлыкны алыштыра алмый иде шул… Моңа кадәр әле ни Дамирда, ни Рәзинәдә өмет чаткысы күренми иде, ниһаять, бүген Гариф Дамирда үзгәреш сизеп керде әнә. Шуңа күңеле очынып китте Фаһирәнең, үткен күзле иренең ялгышмасына ышана иде ул.

Яшьләр ашап-эчеп чыгып киткәч, ул Хәдичәләргә юл тотты. Читләтеп тормады, турыдан әйтте:

– Үзебез исән чакта киленне ышанычлы кулларга тапшырасы килә. Дамирдан да кулай кеше тапмадык. Картлык көнеңдә син дә килен хезмәте күрерсең. Аның нинди икәнен сөйләп торасы юк. Дөресен генә әйткәндә, аны үзебездән еракка җибәрәсе дә килми… Син нәрсә диярсең? – Күршесенең тикмәгә генә шундый сүзләр сөйләмәсен белгән Хәдичә, кабыргасы белән куелган сорауга шулай ук күңелендәгесен әйтеп калырга ашыкты:

– Рәзинә күк килен турында күптән хыялланам да, ахир. Тик ул сезне ташлап китәр микән, белмим. Телендә һаман да Ренат та Ренат диләр бит… Дамирга риза булыр микән дим.

– Син Дамирың белән сөйләш, без киленне ничек тә… (күңеленә «сындырырга» дигән сүз килсә дә, Рәзинә турында бу сүз бик каты була дип уйлап), ризалатырга тырышырбыз, – дип өстәде Фаһирә. – Балалар өчен кайгырма, алар ике арада йөрер. Ике йортны бер итеп яшәрбез, Аллаһы боерса.

Хәдичәгә җиңел генә вәгъдә бирсә дә, ничә көннәр Рәзинәгә бу хакта сүз башларга белми изаланды карт белән карчык. Гариф үзем тәвәккәлләп әйтәм дисә дә, Фаһирә аны туктатты. «Я эшне бозып куярсың. Мин аның белән әни кеше буларак сөйләшермен».

Бу сөйләшү бик авыр булды. Каенана белән килен, кыз белән ана кебек, кочаклаштылар да, елаштылар да – биш ел буе йөрәкләрен әрнетеп торган хәсрәт буасын тәмам үз иркенә җибәрделәр. Ике йөрәктән берьюлы кайнап чыккан бу ут, бу ялкын шулкадәр кайнар иде, биш ел буе эчтә нихәлләр сакланган да, ияләрен нихәлләр яндырып үтермәгән диярлек иде. Уртак сүзләр, уртак хисләр күп сөйләнсә дә, тик Рәзинә азактан: «Мин әле һаман да Ренатның  кайтасына ышанам», – дип, соңгы ноктаны куйды. Әмма тамчы тама-тама ташны тишә, диючеләр хаклы булды, бер яктан Фаһирә белән Гариф, икенче яктан Хәдичә белән Дамир сүз ката торгач, ниһаять, ул никахка ризалашты. Кем белә, бәлки өмете дә өзелгәндер. Сабырлыкның да чиге була ласа.

… – Рәхмәт, газиз бер Аллам! Теләкләремне кабул кылдың. Һич югы киленебез алдында йөзебез агарды. Аны бәхетсез иткән бәндәңне дә без үстерсәк, аны бәхетле итәрдәен дә эзләп таптык… Бәхетләре гомерлек булсын берүк… – Дамир белән Рәзинә никах бүләге итеп биргән намазлык өстендә укыган беренче намазыннан соң әнә шулай дип дога кылды Фаһирә. Һәм калтыранган куллары белән йөзен сыпырганда: «Безне дә онытмасыннар иде», – дип өстәде…

Гөлсинә Хәбибуллина

Тэглар Гөлсинә Хәбибуллинагыйбрәтле язмышпопулярхикәяязмыш
TweetShare

Фикерләр 2

  1. Аноним says:

    БИК гыйбрэт алырлык хикия .андый язмыштан Аллам сакласын .

    Ответить
  2. Аноним says:

    Бик изге кунелле кешелэр. Алла тэгалэ ярдэменнэн ташламасын. Узлэренен игелеклэре кире менлэтэ кайтсын. Амин.🤲

    Ответить

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Эшсез калган кешеләр максималь күләмдә пособие алачак

15:35

Якутия Сабан туе батыры квадроцикл откан

14:22

Идел елгасында 13 яшьлек кыз батып үлгән

13:55

Алинә Заһитова: Бу минем соңгы имтихан булды

12:40

Республикада 52 кешедә коронавирус ачыкланган

11:39

Маймылларда очрый торган чәчәк авыруының ничек йогуын аңлаттылар

10:26

Җәйге сәяхәтләр өчен иң арзанлы туристик юнәлешләр ачыкланды

09:13

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстанда наркоманияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшүгә җитди игътибар бирелә

08:00

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе безнең халыкларны берләштерә»

20:39

Казанда Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озаттылар

12:11

Рөстәм Миңнеханов якут Ысыах бәйрәмендә булды

11:11

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина дәүләт статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

17:11
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Юл һәлакәтендә үлгән Гөлнар турында авылдашлары: «Башта өч бала белән тол калды, хәзер балаларын ятим итеп китеп барды»

10.06.2022

Гөлсинә Калатаева: «Улым белән киленем мунчада янып үлде»

09.06.2022

Тавыкларны нинди җанвар буа? Белгеч ачыклык кертте

07.06.2022

Бер тиенсез эш башлаган Фаил Хәкимов: «Бай кызына рәхмәт!»

07.06.2022

Ядегәр халкы: “Бәрәңгеләр акты, теплицаны су басты”

06.06.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 23 Июн 2022 - 13:28 АнонимЯхшы кеше кайдада югалмас,без ышанабыз тыныч булсын.Бакчада балтырган үсеп утырган өчен күпме штраф каралуын әйткәннәр
  • 23 Июн 2022 - 09:20 ИлсөярБик кызганыч... тик менә шарлар очыртмый гына озатып булмыймы икән? Күккә очкан һәр шар табигатькә зыянлы бит. Һавадагы кошлар өчен…Җырчы Пьер Нарциссның үлеме сәбәбе билгеле
  • 23 Июн 2022 - 07:10 Авыл апасыАмерика орэнгесе (клён) устергэн очен сельсоветларга да "кучтэнэч" кирэк! Ташландык, хужасыз бакчаларда, ерганакларны тутырып усэ, орлыгын, яшь усентелэрен жыеп бетерэ…Бакчада балтырган үсеп утырган өчен күпме штраф каралуын әйткәннәр
  • 21 Июн 2022 - 16:23 АнонимБик изге кунелле кешелэр. Алла тэгалэ ярдэменнэн ташламасын. Узлэренен игелеклэре кире менлэтэ кайтсын. Амин.🤲Чарасызлар (гыйбрәтле язмыш)
  • 21 Июн 2022 - 10:09 ГулияАллах сакласын, курэчэк итмэсен🙏 Бу гайлэгэ Аллах узенен ярдэмен бирсен🙏Фатирында янгын чыккан Чулпан: “Әле ярый балам өйдә юк иде”

СОРАШТЫРУ

Бәрәңге утыртасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!