Рәмзия Галләметдиновадан Нурлат ягы сые РЕЦЕПТЫ

Нурлат районының Иске авыл авылына сәфәр кылгач, укучыбыз Рәмзия Галләметдинова менә шундый тәмле тутырылган тавык белән сыйлаган иде. Күчтәнәч итеп, аның рецептын да алып кайттык.


– Бер тавык өчен 600гр. сливки яки сөт, 6-8 данә йомырка, тоз, борыч, суган һәм сарымсак кирәк булачак. Эчлекне менә шулай ясыйбыз: сөткә йомыркаларны туглап, тоз, борыч, суган белән сарымсакны бик вак итеп турап салабыз. Барысын бергә кушып болгатабыз. Шуннан соң 20 минут торгач, катнашманы вак дуршлагтан сөзеп алырга кирәк. Аннан соң калган сыекчаны энәле зур шприц белән тавыкның итенә җибәрәбез. Аеруча түш, бот тирәләренә күпләп тутырырга кирәк. Әлеге сыекча белән тутырылган тавыкны кайнап торган шулпага салып пешерәбез. Ул әзер булырга 5 минут кала, сөзеп алынган суган, сарымсак, йомырка катнашмасын шулпага кушып җибәрәбез. Тавык пешкәч, табынга барысын да зур савытка салып чыгарабыз. Янына эре итеп турап, бәрәңге, кишер, башка яшелчәләр дә пешереп салырга мөмкин. Алай иткәндә, ризык матур да, тәмле дә була.

Зөһрә Садыйкова


2 фикер

  1. Бу — пародия тутырган тавыкка . Ялкаулар рецепты . Ана сот тугел .авыл каймагы кушарга .сарымсак ботенлей ярамый тутырган тавыкка ,ин мохиме:шприц белен тугел ,тавыкны тегеп тутырырга кирек . Норлатча шулай була ул тутырган тавык рецепты

    1. Әниләр заманында шприцлар юк иде, сарымсак салмадык. Чуар тавык ясыйбыз дип,вак туралган укроп сала идек.Сөт өсте , йомырка!

Фикер өстәү