Мәктәп ашханәсе ресторан түгел: 1 гыйнвардан мәктәпләрдә яңа СанПиН кагыйдәләре гамәлгә керәчәк

Башлангыч сыйныф укучыларының 20 проценты ризыкны тәлинкәдә калдыра. Моның өчен борчыларга кирәкме? Өйдә ботка ашамаган баланы мәктәптә өйрәтеп буламы? Татарстан Министрлар Кабинетында туклану мәсьәләсенә багышланган брифингта мәктәп ашханәләренә бәйле проблемалар хакында сөйләштеләр.

Яңалык
1 гыйнвардан ил мәктәпләрендә яңа СанПиН кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә, балаларга фарш белән әзерләнгән токмач, пирожный, кофе ише әйберләр бирергә ярамаячак.
– Без болай да бу ризыкларны ашатмыйбыз. Меню үзгәрмәячәк. Уксус, кетчуп, майонез, кофе да булмаячак. Фарш белән әзерләнгән токмачны балалар бик яратса да, ул ике сәгать эчендә бозылырга мөмкин. Теләгән әти-әниләр аны өйдә ашата ала. Барлык кагыйдәләр дә үтәләчәк, – дип ачыклык кертте Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина.
Яңа уку елыннан туклану буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «кайнар линия»гә 163 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 89ы бушлай туклануга бәйле булса, калганнарны башка сораулар кызыксындырган. Министр Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бу зур сан түгел. Мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап биргәч, аларның саны кими бара.
– Тәнәфес кыска булгач, ризык тиз суына, ашамлыкларны төрләндерергә кирәк, ботка тәмле түгел, диючеләр дә бар. Әмма ботка тәмле булсын өчен аны башта өйдә ашарга өйрәтергә кирәк, – диде министр. – Шәһәр әти-әниләреннән сораулар күбрәк килә. Авылда укыймы, шәһәрдәме – 1–4 сыйныф укучыларына бер үк төрле меню каралган. Авыл мәктәпләрендә ресторан тибында ашатучылар бәлкем, күп тә түгелдер. Әмма авыл мәктәпләре дә кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Салкын ризык тамактан үтми
Башлангыч сыйныф укучыларының 20 процентының ризыкны ашап бетермәвен ничек исәпләгәннәр? Марина Патяшина белдергәнчә, бу – барлык укучылар ашаганнан соң чиләккә ыргытылган ризык. Моннан фаҗига ясарга кирәкми.
– Ризыкны үлчәүне быел гына керттек. Әниләрнең барысы да баласының ашап бетерүен тели. Минемчә, ун процент калдырса, борчылырга кирәкми. Башка төбәкләр дә шундый күрсәткеч кертеп, чагыштырган очракта гына безнең укучыларның начаррак ашавын белеп булачак. Әгәр бер мәктәптә ризыкны – 10, икенчесендә 50 процент калдыра икән, әлбәттә, без тикшерергә икенчесенә барачакбыз. Файдалы ризыкны ашарга барысы да күнекмәгән. Әмма ботка төерле, тәмсез булмаска тиеш, – диде ул.
Балаларның ашамавы ризыкның суык булуына, пешекчеләр җитмәвенә бәйле түгелме?
Марина Патяшина әйтүенчә, бу бигрәк тә укучылар саны күп, ашханәләр зур булган мәктәпләргә кагыла. Мондый проблема бигрәк тә тәнәфес кыска булган очракта туа. Ул 15–20 минуттан да ким булмаска тиеш. Бу вакыт бала кулын юып, тынычлап ашап, дәрескә җитешерлек булсын. Зур зал булганда, аны таратырга зуррак сыйныф укучылары ярдәм итә ала.
Казандагы Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Римма Мөхәммәдшина да бу проблемага үз фикерен белдерде.
– Моны коллектив, мәктәп җитәкчелеге белән хәл итеп була. Ризыкның кайнарлыгы 65 градустан ким булмаска тиеш. Казандагы кайбер мәктәпләр проблеманы «сервировка арбасы» хисабына хәл итте. Бу җайланма кыйммәт түгел, өстәлдә ризыклар суынмас өчен шулай таратып була, – диде ул.
Белгечләр әйтүенчә, мәктәпләрдә пешекчеләр алышынып торса да, аларга кытлык юк. «Алар җитмәсә, кайнар аш белән тәэмин итеп булмас иде. Бу кайнар ризыкны начар әзерләүгә бәйле түгел. Башлангыч сыйныф укучыларының хәзер барысы ашханәдә ашый», – диде Илсур Һадиуллин.
Мәктәпкә бармасаң, өйгә китерәләрме?
Роспотребнадзор мәктәпләрне тикшерүен дәвам итәчәк. Бүген барлыгы 408 мәктәп тикшерелгән. Анда 220 кимчелек табылган, әмма алар тиз хәл ителә торганнардан.
– Без ашханәләрнең иминлек мәсьәләсенә генә түгел, ризыкның кайнар һәм тулы кыйммәтле булуына да игътибар итәбез. 2016–2019 елларда 14 яшькә кадәрге балалар арасында симерү очраклары – 40, 15–17 яшьләр арасында әлеге сан 65 процентка арткан. Бу йөрәк, шикәр авыруы, скелет мускулларында тайпылышлар булуга да бәйле, – диде Патяшина. – Быел 34 мәктәп ашханәсе төзекләндерелде. Бу – бөтен проблема хәл ителде дигән сүз түгел. Балалар саны арта, залларны киңәйтергә кирәк, эш дәвам иттереләчәк. Менюны, ризыкның ничек таратылуын, кайнарлыгын, әзерләү технологияләрен, санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәкбез. Әти-әниләр меню белән дә кызыксына. Алар аны төзүдә катнаша ала. Роспотребнадзор әти-әниләр өчен белешмә булдырды, анда барысы да язылган.
Бүгенге вазгыятьтә әти-әниләрне мәктәпкә килмәгән өчен ризыкны өйгә бирү мәсьәләсе дә кызыксындыра. Шимбә көнне укымаганда моңа өметләнеп буламы?
– Бездә бер генә мәктәп тә читтән торып укытуга күчмәде. Кайнар аш ул – мәктәптә ашату өчен. Шимбә көнне укымаганнар өчен аны продукцияләтә бирү мөмкинлеге каралмаган. Аны бирү мәҗбүри түгел, – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү