Сукбай этләрне тотуга миллионнар  сарыф ителәчәк

Киләсе елда Казанда сукбай этләрне тотуга 1 млн 790 мең сум акча сарыф ителәчәк. Дәүләт сатып алулар сайтында бу җәһәттән тендер пәйда булган. Заказчысы – шәһәр башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты. Аукционда катнашуга гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Контрактка хуҗасыз этләрне тотып, приютка алып килү, ә инде хайван сыйлы, җылы урынга ияләшә алмаса – элек яшәгән урынына кире илтеп кую кертелгән. Документта билгеләп үтелгәнчә, бер маэмайны тотып, приютка урнаштыру бәясе 350 сумга төшә.  Шулай ук анда, этләрне балаларның күз алдында тоту, хайванны имгәтү, җәрәхәтләү яки үтерүгә китерердәй матдәләр һәм чаралар куллану тыела, диелгән.


Фикер өстәү