Фәрит Мөхәммәтшин: «Ришвәтчелек күрсәткече 10 проценттан 8,5 процентка калды»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Республика күләм ришвәтчелеккә каршы яшьләр форумы»нда катнашты. Катнашучыларны сәламләп, ул Татарстанда ришвәтчелек күрсәткече кимүе турында белдерде.

— Соңгы 5 елда коррупциядә тотылган татарстанлылар саны кими. Бу начар күрсәткеч түгел. Чарага әзерләнгәндә, мин бик күп материаллар анализладым һәм узган ел белән чагыштырганда ришвәтчелек күрсәткеченең 10 проценттан 8,5 процентка кимүен ачыкладым, — диде ул.


Фикер өстәү