Җырчы Алсу Хәбибуллинаның гаиләсенә кайгы килгән

Җырчы Алсу Хәбибуллинаның 65нче яшендә әтисе вафат булган. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.

“Киттең, әти! Бәгырьләрне телеп китеп бардың. Сагынырбыз сине, юксынырбыз. Син бик ачык, көләч йөзле, барысына да яхшы һәм ышанычлы дус була белдең. Моңа мин бүген, сине соңгы юлга озатырга килгән туганнарны, коллегаларны һәм бихисап дус-ишләреңне күргәч инандым. Сине шул кадәр яратканнар, хөрмәт иткәннәр икән бит! Рәхмәт барыгызга да! Олы хөрмәтегезгә! Шуның кадәр синең өчен горурландым! Минем өчен син бик кадерле һәм искиткеч әти булып калачаксың! Ару-талуны белмәдең, алтын йөрәкле һәм куллы булып, эш сөючәнлегең белән күпләрне таң калдыра ала идең! Әле яшисе дә яшисе иде бит… 65 яшьлек юбилееңны үткәрергә күп вакыт калмаган иде. Көчле рухлы була белдең! Ничек кенә бу яман чир белән көрәшеп яшәсәң дә, күңелеңне бер дә төшермәдең! Тормышны ярата идең шул. Эх, бездән генә торса иде…”, — дигән ул.


Фикер өстәү