Хәсән Туфан: «Юлларыбыз кайчак тар иде дә, уйларыбыз кардан ак иде…» (ШИГЫРЬЛӘР)

Бүген Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулды. Әлеге уңайдан аның шигырьләрен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

«Урамнарны ялгыз ураганда…»

Урамнарны ялгыз ураганда,
Бер исеңә төшер шуларны:
Яфрак-яфрак карлар яуганда
Көри идек карлы юлларны;
Киң урамнар безгә тар иде лә…
Нинди матур чаклар бар иде.

Шул елларның юлга яуган кары
Эремәгән кебек заманда
Бер исеңә төшер шул чакларны,
Яфрак-яфрак карлар яуганда.
Юлларыбыз кайчак тар иде дә,
Уйларыбыз кардан ак иде…

1956

Сиңа

Тагын бер яз саубуллашып китте,
Ядкарь итеп чәчәкләр биреп…
Син дә киттең,
Төсеңне тик миңа
Гомерлек бер истәлек итеп.

– Ут эчендә йөргән чакларында
Җуйгандыр ул мине, – дисеңме?
Юк,
Җаным белән ышыклап алып чыктым
Һәлакәтләр аша мин сине.

Ничә тапкыр гизеп үттем инде
Җир шарының орбитасын мин;
Тик беркайда очратмадым сине,
Табалмадым, табылмадың син.

Очрашып бер тагын вокзалларда,
Саубуллашып үтәсе иде;
Йөрәгемдә синең иреннәрнең
Җылысын алып китәсе иде!..

Әйт булмаса,
Озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт син булмаса.
Бу чиге юк озын мәңгелектә
Бер генә кат яшибез ласа.

Тамчылар ни диләр?

Луиза Салигаскәровага

 

Сандыгыңда ята
Синнән калган

Белешмәләр салган ридикюль:

Миннән сиңа – гомер юлдашыма –

Иң беренче бүләк иде ул.

Ридикюльдә калган белешмәләр…

Анардагы кайбер билгеләр

Тормышыңның соңгы хәбәрләрен
Бүген миңа сөйләп бирделәр…

Һәркайсында –

Тамчы-тамчы эзләр,

Алар нинди тамчылар икән?
Болыттанмы алар,

Әллә синең

Керфекләрдән тамдылар микән?..

Тәрәзәңә «җилләр» бәрелгәннәр,
«Сагынма!» – дип янап киткәннәр…
Күнмәгәнсең… Эштән сөрелгәнсең…
Еллар сине донор иткәннәр…

Посылкалар белән ярдәм иттең:

– Без бит илдә… өйдә бит… – дидең.
Ә ул ярдәм –

Каныңа алыштырган
Паёкларың икән бит синең…

Алдарсың дип уйлый идеммени? –

Ә син мине алдагансың ич:

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син
Җаның белән ялгагансың ич!

Соңгы таңың беленеп килгәндә дә

Күрешү көнен көткәнсеңдер дә,

Ләкин

Ирек

Бераз кичегеп килеп
Эзләп тапты мине Себердә…

Баш иям дә рәсмең каршында мин,
Күзләреңә багам тилмереп,

Яшьле күзен Мадоннага текәп,

Сүзсез калган Рафаэль кебек…

Тирбәлешеп куя уйчан гөлләр,
Бер-беренә хәбәр биргәндәй:

«Кеше булсак әгәр,

Без дә шулай

Сыкрар идек, бәлки…» – дигәндәй…

 

 

 

 


Фикер өстәү