Кара тәнле министрны хупларлармы?

АКШ Президенты роленә кереп баручы Байден үзенең яңа командасын төзи. Соңгы көннәрдә океан арты иле матбугаты оборона министры итеп куелырга ихтимал булган отставкадагы генерал Ллойд Остин кандидатурасы турында шау-шу кубарды. Әгәр Сенат тарафыннан расланса, Остин беренче афроамерикалы оборона министры булачак.

Ул шулай ук сугыш шартларында дивизия белән идарә иткән беренче кара тәнле генерал да икән. Әле Байден Остин кандидатурасы турында рәсми рәвштә берни дә игълан итмәде. Менә бу юллар язылганда, янкилар йоклыйлар. Йокыдан торгач та, безнең вакыт белән сишәмбенең кичке бишләре тирәсендә, оборона министры итеп кем күрсәтеләсе төгәл билгеле булырга тиеш. Һәрхәлдә, Америка газеталары шул хакта язалар инде.
Остин кандидатурасы ни өчен шул кадәр игътибар үзәгенә алына соң? Әйе, оборона министры – илнең сәясәтен билгеләүче төп кешеләрнең берсе. Әйе, министр портфелен кулына алырга җыенучы – кара тәнле. Әмма янкилар афроамерикалыларга түземле булырга күнегеп бетеп киләләр инде. Быелгы кара тәнлеләр фетнәсе инде соңгы америкалыны да кара тәнлеләр турында начар сүз әйтмәскә өйрәтеп килә бугай. Әмма бу очракта эш министрлыкка кандидатның тән төсендә түгел. Ихтимал, Байден, аны югарыга этәргәндә, бу нечкәлекне дә исәпкә ала торгандыр, вәләкин бу хакта гадәттә кычкырып әйтмиләр.
Ллойд Остин, отставкага киткәнче, Американың Үзәк командованиесе белән идарә иткән. Пенсиягә ул 2016 елда чыккан. Аның абруе зур. Бу хакта күп кенә сәясәтчеләр һәм сенаторлар әйтеп тора. Ул Гыйрактагы АКШ гаскәрләренең командующие булган. Башта гарәп илендә кораллы көчләрне туплаган, аннан соң 2011 елда аларны чыгару белән җитәкчелек иткән. Резюмесы һәм портфолиосы никадәр генә тулы булмасын, нинди генә бөек эшләр майтармасын, аны министр итеп раслау зур кыенлык тудырырга мөмкин. Америка законнары буенча Пентагон башлыгы итеп куеласы кеше кимендә 7 ел отставкада булырга тиеш. Остинның пенсия стажы 4 ел тирәсе генә. Менә нинди ваклыклар бар бу АКШ законнарында. Әмма шулай да аны министр итеп билгеләп буласы ди үзе. Моның өчен Конгрессның махсус рөхсәте кирәк.
Остин кандидатурасына каршы чыгучылар байтак. Милли куркынычсызлык белгечләренең кайберләре аны тәнкыйтьли. «Нью-Йорк Таймс» газетасында аның министрлыгын «котчыккыч идея» дип язучылар булды. «Күптән түгел генә отставкага киткән генералны, ул нинди генә сокландыргыч булмасын, Оборона министрлыгының югары гражданлык постына кую – иң начар сигнал», – дип шаулый газета. Эш шундадыр ки, американнар оборона министрын тыныч профессия вәкиле дип кабул итәләр, ул урында хәрби кешене күрү алар өчен коточкыч булып тоела. Бу урында хатын-кыз булса, яхшы дип санаучылар байтак. Байден да башта Мишель Флурной исемле ханымны Пентагон җитәкчесе итеп күрергә теләгән, диләр. Менә шул ханым кандидатурасын алга этәрүчеләр бар. 41 ел армиядә хезмәт иткән генерал оборона министры булырга тиеш түгел дип саныйлар алар. Аңламассың бу янкиларны. Байден үзе Остин кандидатурасын куркынычсыз дип исәпли икән.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү