Туксанынчы елларда бөтен авыллар барлыкта, муллыкта, эшле булып яши башлаган иде. Уты, суы, газы, юлы, мәктәбе, балалар бакчасы, кибете һәм, иң мөһиме, авыл халкын эшле, акчалы итүче фермалар бар иде. Кемгәдер ошамагындыр инде, кинәт кенә фермалар юкка чыкты, эш, акча бетте, авылга ышаныч кимегәч, халык шәһәрләргә күчү ягын хуплады. Кыскасы, шәһәрләр матурлана, авыллар саны кими.
Россиядә һәр көнне бер авыл беткәнен онытмасак иде. Бүгенге авыл тормышы ул безнең каныбызда, киләчәгебезнең ышанычы, таянычы булып калачак. Авыллар – сугыш вакытында халкыбызны саклап калучы, армиябезне, шәһәр халкын ашатучы һәм 12–14 яшьлек балаларны эшләтүче дә, нәни балаларны исән калдыручы да. Ул вакытта һәр йортта сыер, бозау, күпләп сарык, тавык, каз тоту гадәти күренеш булды. 25 сутый җиргә бәрәңгене көрәк белән казып утырттылар. Сөт, май, ит, йон, йомырка салымын түләп, сыер җигеп, җир тырмалап, иген үстереп, илебез белән җиңү яуладылар. Авылда ир затлары да бөтенләй юк диярлек иде. Колхоз эшен хатын-кызлар һәм балалар башкарды. Үзем дә 12 яшьтән колхозда 2 ел учетчик булып эшләдем. Бригадир укый да, яза да белми иде. Шул эш өчен мичтә пешкән түгәрәк ипидән озын итеп бер телем кисеп, сөт бирә иделәр. Бу минем беренче эшләп алган икмәгем булды. Аннан соң 10 класска кадәр ат җигеп, печән, икмәк ташыдык. Укырга баргач, линейкада колхоз карарын укыдылар: жәй буе колхозда тырышып эшләгән өчен унлап укучыга, шунда минем дә фамилиям бар иде, берәр пот икмәк бирергә диелгән иде.
Бик кызганыч, хәзер авылда калучы яшьләр бик аз шул, чөнки авылда эшсез, акчасыз яшәп булмый. Районнардагы күп тармакларда җитештерү өлкәсендә эшләүче оешмалар да юкка чыкты. Соңгы 20–25 ел эчендә илебездә авылларның 50 проценты юкка чыккан. Шулай барса, тагын 20 елдан аларның исемнәре генә калырга мөмкин. Авыл җирлегендә бүген иң ышанычлысы – кече бизнес, терлек асрап, сөт, ит, йомырка җитештерү. Бу юнәлештә бер комачаулык та калырга тиеш түгел. Авыл сакланса, динебез, гореф-гадәтләр, телебез, милләтебез сакланыр. Авыл халкының көнкүреш шартлары бик җайланды. Шуларны күреп, аңлап, шатланып эшләргә, яшәргә генә кирәк. Чагыштырып карарга бер дә оныта алмаслык сугыш еллары күз алдыбызда. Әле дә гыйбрәт алып яшибез. Шул нигездә балаларны, оныкларны тәрбиялибез. Ачлык, хәерчелек, салам ягып, өй җылыта торган заманнар онытылмый. 15–16 яшьлек апалар, төнлә кырга барып, кар астыннан салам казып, кул чанасы белән алып кайта иделәр. Мич ягарга. Мондый хәл әле сугыштан соң да озак еллар барды.
Без алты бала идек, әтине 1942 елда сугышка алганнар, миңа алты ай гына булган. Әти әнигә, балаларны сакла, укытырга тырыш, дип әйтеп калдырган. 1943 елның мартында Сталинград госпиталеннән, бик авыр яраландым дип, соңгы хаты килгән. Шуннан соң хәбәрсез югалган. Язмаган, эзләмәгән урын калмады. Кайда үлгәнен дә, җирләнгән җирен дә белмибез. Бер тапкыр да әти дип әйтергә язмады. Әни мәдрәсәдә дини гыйлем алган, акыллы һәм сабыр иде. Безне дә Коръән кушканча тәрбияләргә тырышты. Әти васыятен дә үтәде. Дүртебез югары белем алдык. Аллага шөкер, киләчәктә әниебез хакын үтәү миңа – төпчек улына язган. Әниебез минем гаиләдә бик бәхетле булып, тыныч, мул тормышта яшәде, оныкларны үстереште, һәрвакыт намазда, догада булды, тормыш иптәшем дә әнине бик ихтирам итте. Кылган изгелекләренә Аллаһыбыз әниебезгә 103 яшь гомер бирде, күзе күрде, колагы ишетте, зиһенле булды, авырмады, дару эчмәде. Без дә әниебезгә һәрвакыт догада. Милләтебезне, туган телебезне саклауда өлешебезне кертәбез, гореф-гадәтләрне үтәп, күңелебездә тотып яшибез. Шул тәрбиябезне балаларыбызга да бирдек. Оныкларыбыз да шулай тәрбияләнә.
Әни үзенә ничек кенә авыр булса да, без – алты бала исәнлеге хакына сыерны саклап кала алган. Күршеләр, авылдашлар хакын да бик төгәл үтәгән. Хәтеремдә: бик каты ашыйсым килгәндер инде, бакча коймасы буйлап кычыткан үсмәдеме икән, алып керер идем дип, әнидән сорадым. Карап керергә рөхсәт итте, әмма, күрше бакчасының кычытканын өзмә, алар үзләре дә ачлар, ул зур гөнаһ була, дип аңлатып әйтте. Әни сыер саварга мине үзе белән алып чыга иде дә җылы сөт салып бирә иде. Авылыбыз 400 йортлы, халык бер-берсен белеп бетермәсә дә, ярдәмләшеп яшәделәр. Кемнең морҗасыннан төтен чыкса, шулардан күмер алып кайтып, мич яга иделәр. Чәй тәлинкәсенә салып кына булса да, актык оннарын күршеләр белән бүлешә иделәр. Шулар безне исән калдырды да инде. Аллаһыбыздан ишарә: ул биргән нигъмәтләрнең кадерен бел, бәхетеңнең кайдан килгәнен аңларга тырыш. Беркайчан да истән чыгарма: сиңа яшәргә ризык бирүченең беренчесе – авыл, икенчесе – җир, өченчесе – сыер. Шуның янына яшелчә, җиләк-җимеш, алма һәм бәрәңге, башка үсемлекләр үстерергә мөмкинлек биргән. Әле намазлы да булсаң, Коръән кушуы буенча яшәсәң, оҗмахлы да булырсың.
Хәзер без яңа чорда яшибез. Бөтен тормышны, язмышны акча эшләүгә генә әйләндерү – ул безне юкка чыгару юлы. Мин үзем 1964 елда институт бетергәннән бирле авыл хуҗалыгына хезмәт итәм. Пенсиягә чыккач, фермер хуҗалыгы ачтым. Район, Казан, күрше районнар шәхси хуҗалыкларына икмәк, печән җитештерәм. Малларны киметмәс өчен үз өлешемне кертәм. Авылда эшләвемә быел 61 ел була. Хезмәтемне зурлап, орден, медальләр бирделәр, хезмәт ветераны, «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, 2011елда «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булдым. Аллаһыбызның ризалыгы һәм рәхмәте булсын барыбызга да.
Рафик Гыйльметдинов