Әгәр кешедә әлеге өч сыйфат булса, Аллаһы Тәгалә кешене саклар…

* Әгәр кешедә шушы өч сыйфат булса, Аллаһы Тәгалә кешене саклар, Үз кайгыртучанлыгына алыр, Үз рәхмәте белән аның кимчелекләрен яшерер һәм колын Үзенең мәхәббәт даирәсенә кертер:
беренчесе – кешенең үзенә нигъмәт бирелгәндә рәхмәтле булуы һәм Аллаһы Тәгаләгә мактау-хәмед әйтүе;
икенчесе – киң күңеллелеге яки, үч алу мөмкинлеге булса да, үзенә начарлык эшләүчене гафу итүе;
өченчесе – салкын канлылык яки ачуы чыкканда үзен тиз генә тынычландыруы.
* Ачу хисен үзеннән ераклаштыра алган кешедән Аллаһ та җәзаны ераклаштырыр. Үз телен начар сүздән саклый алучының Аллаһы Тәгалә кимчелекләрен яшерер.
* Дустыңны уртача сөй, бәлки, беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки, беркөнне ул сиңа дус булыр.
* Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!


Фикер өстәү