Әбинең соңгы пенсиясе кемгә эләгә?

87 яшьлек әби үлде. Аның өч кызы һәм оныклары бар. Әбинең соңгы пенсиясен алу өчен оныкларыннан рөхсәт сораргамы? Аларның ул пенсиягә хаклары бармы? Кызлары шул пенсия акчасына әбинең кабере өстенә таш ясатып куярга тели. Йорт-җире уртанчы кызына бүләк ителгән һәм аның исемендә. Алар шунда яши.

Саимә (адресымны газетада күрсәтмәвегезне сорыйм).

Альбина Никандрова, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе:
– Әби исән вакытта аның белән кем яшәгән булса, пенсиясе шуңа бирелә. Аны раслау өчен яшәү буенча пропискалары бер урында теркәлгән булырга мөмкин. Шәһәрдә икән, паспорт өстәленнән белешмә алып киләләр. Пенсияне кеше вафатыннан соң 6 айга кадәр Пенсия бүлегеннән алырга кирәк. Ярты ел узган булса, нотариуска мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул әбинең соңгы пенсиясен нәсел дәвамчыларына бүлеп бирәчәк. Нәсел дәвамчылары дигәндә, беренче чиратта, балалары күздә тотыла. Әгәр әби акчасы кемгә каласын әйтеп васыятьнамә язган булса, пенсия шуңа тия.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү