Мәскәү Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр көтә

Президент Владимир Путин ил Хөкүмәте һәм Татарстан Министрлар Кабинетына Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү турында тәкъдим әзерләргә кушкан.

Дини оешмалар вәкилләре белән үткәрелгән очрашу йомгаклары буенча кушылган эшләр исемлеге Кремль сайтына урнаштырылган. Тәкъдимнәр әзерләү өчен Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җаваплы.


Фикер өстәү