Казаннар тотса якаң: бер телефонның 15 көнлек ремонты турында

Ноябрь урталары иде. Өй телефоны эшләми башлады. Безгә инде ул бөтенләй кирәкми дисәң дә була, әмма өлкән яшьтәге әнинең егерме бер елдан артык бар дөнья белән бәйләнеше шул өй телефоны аша. Кесә телефонына тәки күнегә алмады. Безнекеләр, туганнар, аларның балалары әнинең хәлен белешеп кенә тора. Әллә нигә бер андый өзеклекләр булгалап алгач, килерләр, карарлар, төзәтерләр, дип беренче көнне тыныч кына тордык. Икенче көннәрдә авылда шактый кешедә телефон эшләмәве билгеле булды. «Ватсап»тагы авыл төркеменә ике көн рәттән инде авылдагы АТСта ремонтчылар эшләвен яздылар.

Тик телефон икенче көнне дә, өченче көнне дә эшләмәде. Аптырагач, район электр элемтәсе бүлегенә (РУЭСка) шалтыраттым (элек шулай шалтыратуга, я шул көнне үк, я икенче көнне килеп карап китәләр иде). Диспетчер егет үзләренең телефон челтәре операторына шалтыратырга кушып, телефон номеры бирде. Баксаң, хәзер авылдагы телефон эшләмәүне дә Казанга хәбәр итәсе, алар заявканы кабул итә һәм… район монтерларына төзәтергә куша икән. Әле аның тәртибен белсәгез…

Кәрәзле телефоннан унбер урынлы санны җыюга, автомат телгә килә: «Сез «Таттелеком» һәм «Летай» абонементлары өчен тәүлек әйләнәсе эшли торган контакт үзәгенә (якынча шулай) тоташтыгыз, сез линиядә, бераз гына көтегез». Бу җөмләне берничә тапкыр кабатлагач, «Оператор белән татарча сөйләшергә теләсәгез, «5»ле санына басыгыз, телефоныгыз эшләмәсә, «2»ле санына басыгыз», – ди. Миңа инде кызык. Бишкә дә, икегә дә бастым. Әмма теге яктан рус телендә сөйләшүче хатын-кыз тавышы ишетелде. Ярар, заявканы рус телендә бирдем, бик ипле генә сөйләште. Кайсы район, авылдан икәнемне сорашкач, бераздан: «Сездә инде ремонт үткән төнне үк бетәргә тиеш иде бит, хәзер белешәм», – диде. Бераздан кәрәзле телефоным шалтырый. Әлеге үзәктән икән. «Безнең операторның эшләве сезгә ошадымы, юкмы? Биш баллы системада бәяләвегезне сорыйбыз», – диләр. Әәә, сөйләшү башында ук «сезнең сөйләшү яздырып барыла» дип кисәтеп куйдылар бит әле. Монысы безгә уңайлы булсын өчен икән. Тукта, мин әйтәм, әле бит бер эш тә эшләмәдегез, нинди билге кирәк сезгә дип уйладым да, җавап җибәреп тормадым.

Әнә шул сәбәпле, ахры, минем заявка кабул ителмәгән булып чыкты. Көтәм-көтәм, телефон һаман эшләми. Районныкыларга кабат шалтыратам. «Кичә сезнең авылда бер номерны карадык, Казанга заявка бирегез, шунсыз төшә алмыйбыз», – диләр. Элек авылда бер телефон эшләмәсә, АТСка килгән монтер егетләр бөтен телефонлы кешегә шалтыратып чыга иде: телефоныгыз әйбәт эшлиме? Баксаң, хәзер монысының дә үз тәртибе икән.

…Кабат Казанга, теге унбер санлы номерны җыям. Элекке тәртиптә автомат көтеп торырга куша, сез линиядә, операторның татарча сөйләшүен теләсәгез, «5»кә, телефоныгыз эшләмәсә, «2»гә басыгыз ди. «5»кә дә, «2»гә дә басам. Бу юлы трубканың теге ягында татарча сөйләшүче ир-ат тавышы ишетелде. Бөтенесен аңлаттым. Монысы да бик ипле сөйләште (яздырылып бара бит сөйләшү). Мин инде күршеләрнең дә телефоны эшләми, алардан да заявка алыгыз, дим. «Бер шалтыратуда бер генә заявка алып була», – ди бу. Трубканы куеп, ике-өч минут үтүгә, телефоным шалтырый: «Безнең операторның эшеннән сез канәгатьме? Биш баллы система буенча бәяләгез»… – Бер авыз пешкәч, бу юлы инде өреп каптым: «бишле» куйдым. Телефоныма шул вакытта ук смс килде: сезнең заявка кабул ителде. Бераздан тагын бер хәбәр: «Шул-шул адрес буенча, шул көнне шул сәгатьтән шул сәгатькә кадәр белгеч киләчәк»…

Дөрестән дә, шул көнне килде белгеч (районныкы!) Гаеп бездә түгел, АТСта булып чыкты. Ярты сәгать дигәндә, телефон эшли дә башлады. Телефон эшли башлауга, «Таттелеком»нан телефонга янә бер хәбәр килде: «Шул-шул номерлы телефонга хезмәт күрсәтү торгызылды». Әле аңарчы өй телефонына шалтыратып, татар телендә: «Телефоныгыз эшли башладымы, безнең белгечләр хезмәтеннән сез канәгатьме, битлектән иделәрме?» – дип сораганнарын язмый калганмын бит. Аларына әни инде сөенә-сөенә җавап биргән, егетләр бик әйбәт эшләде, битлектән иде, дип җавап биргән. Бу җаваплар гына да аз тоелган күрәсең: «Сез безнең хезмәтләрдән канәгатьме?» – дип тә сораганнар. «Мин әби кеше, аларын белмим шул», – дип котылган әни…

Бер телефон ремонты турында шушы кадәр язмасаң дисезме? Аптырап, аңларга тырышып та, аңлый алмаганга язам мин моны. Бер телефонны эшләтү өчен 15 көн вакыт китте (ярты сәгатьлек эш иде ләбаса). Элек булса, иртән шалтыратсаң, төштән соң килеп, инде районныкылар карап, төзәтеп китә, күп булса, бер-ике көн үтә иде. Бу үзәкләштерү дигәнең районныкыларның кул-аягын бәйләп, бер кунычка тыга, моннан файда булса да аптырамас идең. Казаннар бит команда бирүне генә үз өстенә ала, эшләвен барыбер безнекеләр эшли. Моннан фәкать абонементлар, телефон хуҗалары гына җик күрә. Әле бит бу өй телефоннарыннан кулланучыларның күбесе өлкәннәр икәнен истә тотсаң, аларның моны ерып чыгулары едва-ли…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү