«Милли республикалар ашкынган суверенитет алар өчен мөһим түгел»

Россия составындагы өлкә, губерния, крайлар республика була аламы? Республика булыр өчен аларга, беренче чиратта, бүген ул статуска ия төбәкләр дә мактана алмаган вәкаләтләр, икътисади һәм дә кануни бәйсезлек кирәк. Үзәкләштерүдән, вертикальдән арынып, үзләре теләгәнчә хуҗалык итү мөмкинлеге. Милли республикалар ашкынган суверенитет алар өчен мөһим түгел. Тик менә кем әзерләп куйган соң әле аларга андый рәхәтлекләрне?..

Мәгълүмат чаралары Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче күп төрле оппозиция вәкилләренең Ирекле Россия Форумы дип аталган чираттагы җыен-киңәшмә үткәрүен хәбәр итте. Анда, башкалар белән бергә, милли булмаган төбәкләр язмышы өчен җан атучылар – регионалистлар да катнашкан. Гадәттә Литва башкаласы Вильнюста узучы чара бу елны пандемия аркасында онлайн форматта үтеп, анда төп темаларның берсе рәвешендә яңа сүз – рефедерализация дә яңгыраган.

Бу төшенчә нәрсәне аңлата соң? Ул, беренчедән, илне чын федерализмга кайтаруны күздә тотса, икенчедән, Россиядә режим алышынып, вазгыять үзгәргән очракта, милли булмаган субъектларга да киң вәкаләтләр бирү – илне тоташ республикалардан торган дәүләт итү. Моны, беренче карашка, форумга җыелганнарның артыкка киткән фантазиясе, хыялыйлыгы дип тә буладыр. Әмма анда яңгыраган фикерләрне тоташтан хыялга чыгару да дөрес булмас иде.

Газета укучылар Урал Республикасын әле хәтерлидер. Аны гамәлгә куйган Эдуард Россельне дә. Биш айдан кимрәк яшәп калса да, Урал Республикасы 90 еллар өчен көтелгән хәл иде. Милли республикалар үзләренә сәяси һәм икътисади бәйсезлек даулап, «йота алган чаклы» сувернитет алган, без – Татарстан җир асты байлыкларына чаклы үзебезнеке, дип белдергән вакытлар иде ул. Шул чакта Свердловск өлкәсе җитәкчелеге тотты да өлкәне республика дип игълан итте. Үзбилгеләнешсез, шул ук вакытта үз кануннары нигезендә үз акылы белән көн күрүче икътисади бәйсез төбәк буласы килде ураллыларның. Хәлле өлкә, кычкырып әйтмәсә дә, һаман да Үзәк күзенә карап торасы килмәвен, башкала кулындагы дилбегәдән туйганлыгын, йөгән-дилбегәсез яшәгәндә генә теләгән уңышка ирешәчәген белгертте.

Мәскәү субъектның үз статусын күтәрергә тырышуында башта гыйсъянчылык күрмәде. Ләкин яңа табадан төшкән республиканың, Конституция язып, аны референдумга чыгарасы билгеле булгач, ул законнан тыш, дип игълан ителде, Россель вазыйфасыннан алынды. Ельцин, аңардан да бигрәк яраннары, күрәмсең, суверенитетлар парады гына җитмәгән, республикалар парады да башланыр, илне җыеп булмас, дип курыкты. Ихтимал, бастырып тоту, бөекдержавачылык, вертикаль дигәндә, астан – төбәкләрдән килгән бар башлангычны юкка чыгарырга әзер затлар анда ул вакытта да җитәрлек булган.

Без исә барыбер бер генә минутка Россияне тоташ республикалардан – милли һәм милли булмаган ирекле административ берәмлекләрдән торган ил дип күз алдына китерик. Урал Республикасы тар-мар ителмичә, субъектларның олы өлеше шул статуска күчкән тәкъдирдә без бүген нәрсә күзәтер идек соң? Миңа калса, җәмгысы тулар-тулмас бер дистә донор регион урынына күпчелеге бай, икътисади яктан үскән төбәкләрне. Үз көнеңне үзең күргәндә, үз активларыңа үзең хуҗа булганда, баю – табигый процесс. Андый очракта башкала да метрополия булудан туктар иде. Илдәге халыкның олы өлеше очны-очка көчкә ялгап яшәгәндә, мәскәүлегә 90 мең сумнан арткан уртача хезмәт хакы түләү соң дәрәҗәдәге гаделсезлек бит. 90 меңлек хезмәт хакына, ихтимал, бөтен ил тиенер иде. Төбәкләрнең республикага әверелүе ул – демократия килү. Андый очракта, Үзәкнең шовинистик мин-минлеге дә кимеп, милли төбәкләрдә милли тәңгәллекне (идентичность), тел, мәгарифне саклау, милли үсеш, яңарыш җиңел бирелер иде, дип фаразлау да урынлы. Урал Республикасы кебек административ берәмлекләр яшәгәндә, ихтимал, безнең белән булышучы булмас, беренче редакциядәге Конституциябез, тарихи, бар субъектларга үрнәк Шартнамәбез дә көчендә калыр иде. Ни кызганыч, Россия 90 елларда ул юлдан китмәде.

Әмма алда тасвирланган яки шуңа охшаш дәүләт төзелеше – ул барыбер безнең киләчәк. Россиянең үз чикләрендә каласы, дөньяның абруйлы илләре арасына керәсе килгәндә аңа альтернатива, ягъни алмаш юк. Якын тарих – үткән ХХ гасыр моны безгә ике тапкыр искәртте: милли мөнәсәбәтләрнең гадел булмавы, төбәкләрнең хокуксызлыгы аркасында башта Россия империясе, аннан Советлар Союзы таркалды. Шуңа күрә алда искәрткән форумга җыелганнарның фикер сөрешендә мантыйк җитәрлек һәм алар дөрес хыяллана, дияргә нигез бар.

Форумның оппозицион, бер үк вакытта либераль фикерлеләр җыелышы икәнен, тик либераллар дигәндә, алар арасында, гаилә гарипсез булмый, дигән кебек, көфер карашлылар очраштыруын да искәртик. Мәсәлән, мәгълүм зат Михаил Ходорковский, ул җитәкләгән «Открытая Россия» оешмасы тарафдарлары, Россиядәге милли төбәкләр, аларның киләчәге хакында сүз чыкканда, аларны бөтенләй бетерү ягында торуын яшерми. Әлеге мәсьәләдә Ходорковсий сәяси шамакай Жириновскийдан аз гына да аерылмый. Без белгән Алексей Навальный да, гел генә ачыктан-ачык әйтмәсә дә, шул ук позициядә тора. Бу кешеләр төбәкләргә киң икътисади хокуклар бирү, ягъни алда искә алынган «Россия кушма штатлары» төзүне нигездә хуплый, тик андагы субъектлар, казармадагы солдатлар кебек, бер үк төрле булсын, дип чыга.

Сүз азагында форумда яңгыраган тагын бер фикерне шәрехлисе килә. Регионалист Михаил Войтенков анда: «Федерация субъектлары үзләрендә җыелган салымнарның 90 процентын төбәк карамагында калдырып, калган 10 процентны гына уртак казанга салырга – Мәскәүгә бирергә тиеш”, — дип белдергән. Сүз уңаеннан, Татарстан үткән 2019 елда җәмгысы 838,4 млрд сум салым җыеп, шуның 550,2 миллиардын үзәккә озаткан чакта. Алты-җиде гасыр элек Алтын Урда каерган ясак та Войтенков әйткән 10 проценттан артмаган бит.

Наил Шәрифуллин


2 фикер

  1. P.S. Сез дөнъяви сәясәтне аңлап бетермисез,ахры.Күп дигәндә 1-2 ай эчендә Рәсәйдә Татарстанның «Т» хәрефе дә калмаячак.Бөтен Рәсәйдә сталин-путин репрессияләре башланачак.Бу вакытта Рәсәй халкының яртысы гына калырга тиеш.Безгә анда «Билет калдырылмаган…»

  2. P.S. Сез дөнъяви сәясәтне аңлап бетермисез,ахры.Күп дигәндә 1-2 ай эчендә Рәсәйдә Татарстанның «Т» хәрефе дә калмаячак.Бөтен Рәсәйдә сталин-путин репрессияләре башланачак.Бу вакытта Рәсәй халкының яртысы гына калырга тиеш.Безгә анда «Билет калдырылмаган…»

Фикер өстәү