Илүзә Галиәхмәтова: «Язсалар да, җавап кайтармый идем»

Кемдер – дискотекада, кемдер – автобуста, элек – аулак өйләрдә. Танышуның төрләре күп. Хәзер инде интернет аша табышулар-кавышулар популярлашты. «Сезнең белән социаль челтәр аша танышканнары бармы? Насыйп ярларыгыз белән кайда танышкан идегез?» Сәхифәбез кунагы блогер Илүзә Галиәхмәтовадан шул хакта сораштырдык.

– Хәзер заманасы шулдыр инде, берәр кайда күрсәләр дә, шәхсән килеп танышмыйлар, ә интернеттан табып, хат язып җибәрәләр. Мин бөтенләй интернет аша танышырга яратмый, язсалар да, җавап кайтармый идем. Кем ул? Нинди ул? Мин белмим бит. Шулай ук бу кеше дә мине белми. Андый танышуларга каршы. Балабыз: «Әти белән кайда таныштыгыз?» – дип сораса, социаль челтәр таныштырды, дип әйтерменме икән дип уйлый идем мин. Әти-әниләребез үз тарихларын сөйли һәм безгә ничек кызык була иде бит! Ринат (блогер Татар Малай – ред.) белән исә без татарча дискотекада таныштык.


Фикер өстәү