Арчин
«Кешеләрнең кадерле җырлары өч төрле. Бу җырларга халыкның бөтен кайгысы һәм шатлыгы тупланган. Шуларның берсе бик якты: ул җырны бишек янында ана җырлый. Җырның икенчесе дә аныкы: табутта яткан улының боз кебек салкын яңакларын сыйпап җырлый ул аны. Ә өченче төрлесе? Калган барлык җырлар өченчесенә керә…»
(Рәсүл Гамзатов )
Гатият Әсмасы дигән карчыкның бердәнбер улы Миңлебай сугышта ятып калды. Миңлебай яхшы кеше идеме, яманмы, моны хәзер инде әйтүе кыен, һәрхәлдә, ак киндер алъяпкыч ябып, киндер бияләй киеп, ат-арба белән йөргәне хәтердә. Колхозчылардан бер колхозчы инде. Гатият Миңлебае фәлән эш эшләгән дигән хәбәр ни бик яхшы, ни бик начар мәгънәдә ишетелмәде. Әмма Миңлебайның карт әнисе, хатыны һәм икеме-өчме малае бар иде һәм, ниһаять, ул киндер алъяпкычын, бияләйләрен салып, кырык беренче елның җәендә фронтка китте һәм шунда үлеп тә калды. Юньле кеше булгандыр ул, шулайдыр, чөнки аның үлгән хәбәре килгән көннәрдә алар нигезендә тагын бер фаҗига булды: авыр хәсрәткә түзә алмыйча, аның әнисенең – җыерчыклы битле тәбәнәк юантык гәүдәле Әсма карчыкның –акылы ялгышты.
Акылы сидрәгән кешеләр авылда элек тә булгалаган. Мәсәлән, авылның карт мулласының улы (революциягә кадәр) шундый җиңелчәрәк булган. Ул, күрәсең, ерак мәдрәсәдә озак еллар ятып, шулай ми туздырып кайткандыр. Бичара, өйләнмәгән, сөкәт кадәр гәүдә белән мәзәклекләр эшләп йөргән. Арадан берсе: һәр ходай бирмеш көнне үзенең табигый хаҗәтен үтәр өчен, авылдан ике чакрым ераклыктагы бер кечкенә күлгә барып кайткан һәм тәһарәт өчен суны шуннан гына ташыган. Ул кеше су алган кеп-кечкенә күлне (хәзер инде аның төбендә биш-ун чиләк су калган) халык әле дә булса «Шәкерт күле» дип йөртә…
Шәкерт абзыйның иләс-миләслеге халык күңелендә матур бер истәлек сыман гына яши иде. Әмма сугышның һәм авылдагы ачлыкның иң авыр бер вакытында – 1943 елның җәендә – Әсма карчыкның акылы ялгышу халыкны сискәндереп куйды. Әсма карчыкның кешегә бер зыяны тимәде, ялгышу аның баш миендәге бер генә күзәнәккә кагылган булса кирәк. Йорт, килен, оныклар, хуҗалык өчен үзендә булган бөтен җаваплылыкны карчык кинәт кенә онытты да авылга чыкты. Урам буйлап сөйләшеп йөрде, теләсә ни вакытта теләсә кемгә килеп керде һәм шунысы гаҗәп: кергән бер җирендә үзенең авырып киткәнен, башы эштән чыкканын сөйләп йөрде.
– Минем Миңлебаем үлгән бит, ишеттегезме әле? – дип, ул әллә кайгырып, әллә шатлыклы хәбәр икәнен аерып булмаслык битараф тавыш белән сүз башлый иде. – Менә минем башымны шул харап итте…
Аларның йортлары каршында урам ямь-яшел чирәм иде һәм урамның урта бер җирендә диярлек карт, муртайган каен, чуптарларын асылындырып, ничектер, бөтен урамга моң, сагыш таратып утыра иде. Сугышка кадәр авыл урамыннан трактор йөрми (ул вакытта тракторга вак-төяк ремонтны кырда, җир өстендә ясыйлар иде), автомашина җәенә бер-ике генә уза һәм ул узганда бөтен авыл малае, дөньяларын онытып, машина артыннан йөгереп, ничәдер минутка Гатият Әсмасының кырык өченче елгы халәтенә кереп ала иде. Карт каен иркенләп җәелде дә җәелде. Язын Гатият Миңлебаеның кечкенә малае ул каенның төберәк урынына балта чабып, эзнәк ясый һәм без җыелып, җиргә ятып, чираттан каен суы эчә идек. Җәй уртасында исә теге эзнәк кызгылт-алсу төстәге куе сироп белән каплана һәм аңа чебен, шөпшә куна иде. Каен зур, каен мәһабәт, эссе көндә аның төбендә талгын, рәхәт күләгә…
– Моны тырамбай аудара аламы? – дип сорый Әсма карчыкның оныгы, бездән яшьрәк Мулланур. Безгә нәрсә! Бәхәс кыза.
– Моны тырамбай аудара алмый, – ди беребез.
– Ә парахут?
– Парахут? Ул аударыр…
Безгә нәрсә? Безнең Гатият Миңлебае җиккән кола аттан башка берни дә – пароход та, трамвай да күргән юк. Ә белмәгән, күрмәгән әйберләр турында бәхәсләшү – күңелле эш. һәм ул табигый дә: белгән-күргән әйбер турында бәхәсләшмиләр бит. Сугыш җәендәге бер давылда карт каен сынып ауды. Аны утынга турадылар. Аның төбе әле ике-өч ел – урамга тракторлар кергәнче калкып утырды. Карт каенны аударырга трамвай да, пароход та кирәк булмады. Ул каен ауган җәйдә Гатият Миңлебаеның үлгән хәбәре килде. Ул җәйдә Әсма карчыкның акылы ялгышты…
Сугыш беткән елда авылга «Оргнабор» дигән оешмадан әледән-әле вәкилләр килгәли башлады. Көньяк Сахалин, Амур буе өлкәләрендәге колхоз-совхозларга эшче көчләр җыйдылар. Оргнабор рекламаларында шундый сүзләр бар иде: баргач та һәр гаилә торак урыны, эш урыны белән тәэмин ителә, сыер алу өчен дәүләт ссуда бирә, каралты тирәсендә фәлән сотый бакча, утырту өчен бәрәңге, яшелчә орлыклары һәм башкалар бирелә, балалар мәктәпкә урнаштырыла, тәэмин ителә, гарантияләнә…
Хөкүмәтнең бу гуманлы чараларыннан авылның күп балалы хатыннары файдаланды: ямьшәйгән өйләрнең тәрәзәсенә такта кагып, түшәк-ястыкларын төреп, күрше-күлән белән саубуллашып, ерак, озын юлларга чыгып киттеләр. Киткән кешеләрнең барысы да шунда төпләнде, хәзер инде авылга аларның таза, чибәр оныклары кайткалый. Алар үзләренең «предокларының родной очагларын» карарга төп нигезгә килеп китәләр…
Гатият Әсмасының да килене, балаларын төяп, шулай ерак якларга юл тотты. Тик Әсма карчык кына кыймылдарга уйламады. Бөтенесе – килен дә, оныклар да паспорт, туу турындагы таныклык юнәтеп, ерак юлга чыктылар, карчык исә үз нигезендә калды. Нәрсә ашап, ниләр эчеп яшәде икән ул? Аның өен кем карады икән?
Менә бервакыт без дә үсеп җиттек. Гатият Әсмасы шулай һаман ялгыз яши, колхоз аңа ай саен ярдәм күрсәтә. Кышлык утын бирә, карчык яши. Минем хәрби хезмәттән ялга кайткан көннәр иде. Яшь кенә булса да минем сабакташны авыл советы рәисе итеп сайлаганнар икән. Күрештек, сөйләштек, өстәл янында утырулар булды. Җәйнең җылы бер төне иде.
– Әйдә, – диде яшьти, – бер хикмәт күрсәтәм…
Без сагынылган урамга чыктык. Һәм без капка-коймасы җимерелгән, алабута, ат кузгалагы баскан ишегалдына кердек, йорт эчендә тонык ут яктысы бар иде. Без, тәрәзәгә килеп, битләребез белән сыландык.
…Шул төнне шул тәрәзәгә килеп текәлмәгән булсам мин, ихтимал, язучылык дигән авыр, газаплы хезмәт юлын сайлап алмаган булыр идем. Шул тәрәзә минем рухымда бөтен бер борылыш ясады.
Өйдә җиделе лампа яна, ул лампа яктысында сәкедә Әсма карчык утыра иде. Андагы шат чырай, андагы бәхет! Карчык үзенең малае Миңлебай һәм ерак җирләргә киткән килене, оныклары белән сөйләшә иде. Мин тынсыз калдым. Әсма карчык сәкегә бер күч күлмәк, сөлге, чүпрәк-ашъяулык таратып ташлаган да, йөзенә бәхетле елмаю чырае чыгарып, рәхәтләнеп сөйләшә иде. Бу сөйләшүдә чынбарлык белән карчыкның хыялый-матур дөньясы шулкадәр буталган иде ки, минем башым әйләнеп китте.
– И-и, Миңлебай улым, алай димә син. Ерак җирдә аның барысы да кирәк була. Менә бу сөлгене ал син. Бу – минем яшь килен булып килгәндәге әйберем. Киҗеле сөлге. Анда, Сахалинда, киҗеле сөлгене каян табасың син? Мулланур, тик утыр, шайтан малай! Әбиең сине сагынмады дип беләсеңме? Ә? Ул хәтле, капка төбендәге каен ауды дигәч тә… Килен белән бик әйбәт яшәдек Миңлебай. Киленнәрнең төрлесе булды сугыш вакытында. Килен мине рәнҗетмәде. Син дә аны рәнҗетмә. Мин монда калыйм инде, улым.
…Мин тәрәзәдән китеп сулыш алдым, йорт эчендә тулы бер хыялый тормыш бара иде. Бу хыялый тормышны Әсма карчык үзе тудырган, үзе ясаган иде. Түзеп булмады, хәер, мин инде әлеге хыялый көч тәэсирендә идем, һәм, кеше тәрәзәсеннән карап торуның нинди түбәнлек икәнен белгән хәлдә, пыялага тагын текәлдем. Карчык, сөлге-ашъяулыкларны төрә-сүтә, һаман рәхәтләнеп сөйләшә иде:
– И-и, Миңлебай улым, алай димә син. Киленнәрнең төрлесе булды сугыш вакытында. Килен мине рәнҗетмәде. Инде, улым, син үпкәләмә, мин ул Сахалинга бармыйм. Килен бик кыстап карады югыйсә. Юк, дидем. Миңлебай улым кайтмыйча, ике аягымның берсен атламыйм, дидем. Инде менә син кайткач…
Шулчак өйдә үзәк өзгеч ачы тавыш ишетелде. Минем чәчләрем үрә торды. Әсма карчык кинәт торып тәрәзә янына килде дә, йөзенә кызганыч рәвеш чыгарып, кычкырып җыр башлады. Мин битемне пыяладан алырга соңга калдым. Әллә ул тәрәзә янында без торганны белгәнме? Әллә белеп түгелме?
Безнең илләр дугай-дугай,
Бер дугайда без бугай.
Безнең хәлләр сездә булса,
Сез дә булырсыз шулай.
Минем тамак төбенә төен утырды һәм мин тәрәзәдән киттем. Безне күреп, сизеп җырламагандыр инде ул.
Яшьтәш, урамга чыккач, болай диде:
– Менә, ыслушай, үзең уйлап кара: шушы иләс-миләс карчык аркасында күпме эләгә миңа. Без моны кая гына урнаштырып карамадык? Моңа күпме кеше катнашмады? Кача да кайта, кача да кайта. «Миңлебаем янына кайтам» дип гел алҗыта, аннан чыгып кача икән. Теге йортка илтеп бирер идек – бер зыяны юк. Картлар йортыннан кача… Аннан үзе дә килеп җылады. Мине, ди, теге йортка тапшырмагыз. Минем, ди, башыма зыян килгән, ул зыян, ди, сезгә зыян ясамас, шушында яшәп, шушында үлим, ди. Мин, ди, – миңа карап әйтә, – синең ник борчылганыңны беләм. Төнлә ут калдырып, пужар-фәлән чыгарып зыян-зәүрәт салудан куркасың син, ди. Сиңа, ди, Сталин кушкан, карт-корыны күзәтеп тор, җардәм ит, дигән… (Сталин үлгәнгә ике-өч ел бар иде). Син, ди, мине шушы нигеземнән аерма. Әле минем Миңлебаем ранный булып яткан вәшпитәлгә (госпиталь) барып кайтасым бар. Анда Миңлебаемның аякчуы (аяк киемнәре, портянкалар дигән сүз) калган. Әле Эспирлау каласына шуларны алырга барып кайтасым бар…
Яшьтәш кыен хәлдә иде.
Бер елдан соң авылга бөтенләй кайткач, Әсма карчыкның хәлен сораштым. Бичара, югалган. Үлгән, диделәр…
Әсма карчык турындагы риваятьләр соңга калып, әллә ниткән кешеләр аркылы авылга килеп җитте. Ниндидер саташулар аны улы Миңлебай үлмәгән, ә яраланып кына әле дә булса Свердловск шәһәрендә госпитальдә ята дигән бер информациягә китереп чыгарганнар. Карчык, әллә ничә тапкыр поездга утырып, Көнчыгышка таба китәргә омтылыш ясаган. Проводниклар аны утыртмаганнар. Ә көннәрнең берендә ул төнге пассажир поездының тамбурына кереп урнаша алган. Күпмедер сәгать баргач, әлбәттә, тотып, билетсыз икәнен белеп, аны Вятские Поляныда төшергәннәр. Әлбәттә, вокзалда каңгырып йөргән карчык белән милиционер кызыксынган һәм бүлмәгә алып кереп сөйләшкән. Карчыкның бәхетенә милиционер татар егете икән.
– Кая барыш, әби? – дигән.
– Эспирлауга.
– Нәрсәгә? Кемгә?
– Малаем вәшпитәлдә ята. Хәлен белергә.
– Билетың бармы?
– Миңа, – дигән карчык, – Сталин ирек биргән, Миңлебай улым билет биргән…
Милиционер шунда карчыкның саташулы сәяхәткә чыкканын аңлаган.
– Әби, дукәминтең бармы, син кайсы яктан? – дигән.
Карчыкның үз алдындагы егетнең татар икәнлеген аңларга ми куәте җитмәгән. Югыйсә, ул үзен «Арча районыннан» дип әйтә алыр иде. Әмма тузган, саташкан минең ниндидер бер контроль күзәнәге аның милиционер алдында торганлыгын белдергән һәм карчык «Арча» сүзен татарча гына дип уйлап, алай гына ярамас дип ышанып:
– Арчин,— дигән.
…Яшь милиционер аны, шактый баш ваткач, Арча булырга тиеш дип уйлап, телеграммалар биреп, Арча станциясенә таба утыртып җибәрә. Анда Әсма карчыкны картлар йортына озаталар. Ике-өч ел узгач, теге милиционер Вятские Поляны пристаненда эшләүче бер кызга өйләнә. Теге кыз безнең авылныкы икән… Берничә елдан соң шул кыз һәм шул кияү аркылы Әсма карчыкның соңгы сүзе авылга кайтып җитә:
– Арчин…
Бичара, протокол өчен «Арча» сүзе бик гади, бик авылча булыр дип уйлагандыр инде ул.
«Арчин» – бу инде уен-муен түгел…
Изумительный рассказ. Нет в описании ни легендарных героев, ни редких красавиц, ни преступлений, ни фантастики, ни богатых успешных людей ( именно это привлекает сегодняшних читателей). Простая сельская эби, немножечко «ни в себе», но столь она мила, близка, понятна и дорога, что сам не понимаешь, в чем дело. Нет, все же понимаешь: дело в мастерстве, редком даре писателя. Только Магдеев умел писать так: влюблять в своих героев и восхищаться всеми, о ком он писал…