Джугашвили гаиләсе серләре

«Элекон» заводының элеккеге башкарма директоры Равил абый Мингалиев быел туксанынчы дистәне ваклады. Гомеренең 59 елы шушы заводта үткән. Киткәненә дә өч кенә ел әле. Аның бу завод стеналарында күрсәтерлек тә, мактанырлык та әйберләре бик күп. Шуларның берсе – завод эчендә урнашкан музей. Равил абый андагы һәр экспонатны биш бармагы кебек белә һәм алар турында тәфсилләп, рәхәтләнеп сөйли ала. Бу юлы без аның белән Иосиф Сталинның улы Василий турында сөйләшеп киттек.

Мария

Музей архивында Василий Джугашвилиның икенче хатыны Мария Нузбергның (кыз фамилиясе Шевергина) шәхси карточкасы саклана. Инде вакыт узып, буяулары уңган кәгазьдә иренең авыр да, гыйбрәтле дә язмышын уртаклашкан хатынның биографиясе язылган. Дөрес, бу кәгазь архивка эләккәнче дә кеше күзе алдында булмаган дип уйларга кирәк. Чөнки завод ракета һәм космик корабльләр өчен приборлар җитештергәнлектән, озак еллар «яшерен» тамгасын йөртте. Заманында монда эшләгән һәр кешене көчле контрольдә тоталар. Ә берәр цехка урнашыр алдыннан, органнарда тикшеренү үтеп, «хәрби серне таратмаска» дигән документка кул куйдыралар. Исәпкә алу кәгазендә Мария Джугашвилиның 3х4 размерында фотосы да сакланган. Аны бик чибәр һәм сөйкемле булган дип әйтәләр.

Василий һәм Мария

Мария 1930 елның 25 октябрендә Курск өлкәсендәге Мазеновка авылында дөньяга килә. Рус милләтеннән. Җиде сыйныфны тәмамлаган. Партиягә кермәгән. Һөнәре – шәфкать туташы. Эш стажы 1949 елдан башлана. Казанга килгәнче соңгы эш урыны – Мәскәү шәһәрендәге 23 нче клиник хастаханә. 1963 елның 13 февраленнән «296 нчы почта ящигы»нда (ул чорда «Элекон» шулай дип аталган) радиомонтажчы һөнәрен үзләштерергә өйрәнчек булып килә. 9 апрельдән «үзконтроль» сыйфатында эшли башлый. Бу – җитештерелгән приборларны башкаларга тикшертмичә генә үткәрергә хокук алу дигән сүз. 15 апрельдән 5 нче разрядлы контролер дәрәҗәсенә ирешә. Шулай итеп, Сталинның кәләше, ике ай тулыр-тулмас, башкалабызда эшче карьерасына юл ача. Әйтергә кирәк, ул вакытта бу заводта «үзконтроль» сыйфатында эшләү һәркемгә дә бирелми. Һәр продукцияне җиде кат күз энәсеннән үткәрәләр.

– Мария бик тырыш, намуслы иде, – дип искә ала Равил Мингалиев. – Ул вакытта мин үзем дә радиомонтажчы булып эшләдем. Башта Марияның Василий Сталин хатыны икәнен белмичә дә йөрдем. Очраклы гына ишеткәч, бик гаҗәпләндем. Ул чорда безнең заводка эшкә керү бик катлаулы булды. Ә килергә теләүчеләр бик күп иде. Чөнки хезмәт хакын башка предприятиеләргә караганда  әйбәтрәк түләделәр. Ә монда Сталинның якын туганы, җитмәсә, эшче булып килгән… Беренче карашка бик гаҗәпләнерлек хәл иде шул. Ул вакытта сәясәткә бирелеп китеп, кирәк бит, бөтен халыкны үз кулында тотып торучы кешенең туганнары да нинди язмышка дучар булырга мөмкин икән, дип бик уйланып йөрдем. Соңыннан гына башыма барып җитте: ул безнең заводка нәкъ менә шул хезмәт хакы күп булганга килгәндер. Шәфкать туташларының акчасы әллә ни түгел бит. Ә монда иң аз дигәндә дә 150 сум алырга мөмкин. Ул чор өчен бик зур акча иде бу. Өеннән эшкә йөрергә дә җайлы һәм якын иде. Декабрист хатыннары кебек ире артыннан сөргенгә килгән Мария турында башкалада яшәүчеләр әллә ни белмәгәндер дип уйлыйм. Безгә дә сөйләнеп йөрергә ярамады. Яшәгән урынында да тыныч кына булгандыр.

Равил абый Марияны кайгыртучан әни буларак та искә ала:

– 1963 елның җәендә мине, комсомол буларак, Коры Елгадагы «Каенкай» лагерена өлкән пионервожатый итеп җибәрделәр. Ул безнең завод балансында санала иде. Шул вакыт ял итәргә Марияның ике кызы – Людмила белән Татьяна да килде. Берсенә 10–12 тирәсе, икенчесе аз гына өлкәнрәк иде. Мин аларны гел күз уңында тотарга тырыштым. «Сөрген»гә куылган генералның балаларына мөнәсәбәт төрлечә булырга мөмкин иде бит. Җитмәсә, Сталинның шәхес культы фаш ителгән чор. Әмма юкка гына шикләнгәнмен. Кызларга зур хөрмәт белән карадылар, аларны яраттылар, аралаштылар, тәм-томнар белән сыйладылар. Алар үзләре дә бик тәрбияле, тыйнак иделәр. Мария ял саен кызлары янына килеп йөрде. Күчтәнәчләрен дә тутырып килә иде. Кызларын ала да урманда йөрергә чыгып китәләр. Бик матур саубуллашалар. Балаларын бик нык яратканлыгы сизелеп тора иде.

Мария Джугашвили заводта ике ел гына эшли. 1965 елның мартында «Хрущев җепшеклеге» бетеп, Брежнев дәвере башлангач, эштән китә. Аңа Мәскәүгә кайтырга рөхсәт бирәләр. Ул бер цехта эшләгән дусты Мария Рогачевадан Василий Джугашвилиның каберен карап, чистартып торуын үтенә. Шуннан соң Казанга, иренең каберен зиярәт кылырга берничә тапкыр кайта әле. 2002 елда Мәскәүдә вафат була.

Кем ул?

Беренче карашка гап-гади гаилә кебек тоелса да, Мария Нузбергның бу гаиләдә пәйда булуы белгечләрдә зур кызыксыну уята.

Василий Сталин турындагы яшерен эшләр белән танышырга беренче булып Казан университеты профессоры Алтер Литвинга рөхсәт ителә. «Халыклар юлбашчысы»на тискәре карашта булса да, генераллиссимусның улы турында соңыннан: «Ул бит сугышкан. Ә кем сугышкан, мин аларның барысына да хөрмәт белән карыйм. Хәрби очучы буларак, ул моңа лаек. Аның истәлеген каралтырга беркемгә дә рөхсәт итмәс идем. Бу – фаҗигале язмыш», – дип язып чыга.

Василий Сталин, әтисе үлгәннән соң 2 ай үткәч, кулга алына. Башта аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Лефортово төрмәсендә утырганда сәламәтлеге нык какшый. Хастаханәгә эләгә. Шунда шәфкать туташы Мария Нузберг белән таныша. Аннан чыгуга, Василий Сталинны «100 великих загадок современности»  китабының авторы Николай Непомнящий язганча, бәласеннән башаяк диебрәк, күрәсең, ул вакытта чит ил кешеләренә керү тыелган Казан шәһәренә сөрәләр. Хәер, Василий Иосифовичка ике урын тәкъдим итәләр: Казан һәм Белоруссия. Ул: «Казанга китәм. Ул якынрак та, өстәвенә үзебезнең Россия», – дип, башкалабызны сайлый. Озак та үтми, беренче никахыннан туган ике кызын алып, Мария Нузберг та Казанга килә. Тарихчылар бүгенгә кадәр аның бу адымын аңлап бетерә алмыйлар. Инде Мәскәүдә тормышы көйләнгән хатынга «авыру һәм эчкече» ир артыннан Казанга килү нигә кирәк, дигән сорауга җавап табарга тырышалар. Тагын бер кызыклы факт. Гагарин урамындагы 115 нче йортта урнашкан һәм  Сталин улына дип тәгаенләнгән бер бүлмәле фатир ни өчендер Мария Нузберг исеменә языла.

Бик иртә, 40 яшендә бакыйлыкка күчсә дә, Василий Сталин берничә хатын белән яшәргә өлгерә. Әмма беренче хатыны Галина Бурдонскаядан кала, берсе белән дә ЗАГСка бармый. Әйтергә кирәк, аның Бурдонская белән аерылышу кәгазе дә юк икән. Бу хакта Николай Зеньковичның «Энциклопедический словарь российской жизни и истории» китабында язылган. Хәтта Василий Сталинның ике баласын үстергән Екатерина Тимошенконың да паспортта мөһере булмый. Ә Мария Нузберг өчен законлы хатыны булган кешене тагын бер кат өйләндерү, өстәвенә беренче иреннән тапкан ике кызын аның исеменә яздырып, аларны да, үзен дә Джугашвили фамилиясенә күчерү өчен бернинди киртәләр дә булмый. Шул вакытта Василий да, фамилиясен  үзгәртеп, яңа паспорт ала.

Василий Джугашвили 1962 елның мартында вафат була. Чыганаклардан күренгәнчә, аның үлемендә Мария Нузбергны гаепләүчеләр дә шактый. Чөнки ул Василийга гел ниндидер уколлар кадап торган һәм аның нинди дару икәнен беркемгә дә күрсәтмәгән. Кызыксынучыларга йокы даруы дип кенә әйткән. Бу хакта Василийның туганы Светлана Аллилуева истәлекләрендә язып калдырган. Ул шулай ук «Заложники времени» дигән китапның авторы Станислав Грибановка: «Ул эшләгән Вишневский институтында Мария Нузбергның КГБ агенты икәнен барысы да белә иде, андагы хезмәткәрләр мине берничә тапкыр кисәттеләр», – дигән.

Кыскасы, әлеге фаразлар «Элекон» заводы өчен тагын бер сер булып кала. Кем белә, Мария Нузбергның нәкъ менә «яшерен» тамгасын йөрткән заводка эшкә керүе дә юктан гына булмагандыр, бәлки.

 

Генерал белән хушлашу

Равил  Касыймович Василий Сталин белән булган вакыйгаларны да яхшы хәтерли. «Халыклар юлбашчысы» улы үзенең кем булуын яшерми. Киресенчә, рөхсәт ителмәсә дә, кем икәнлеген очраган бер кешегә: күршеләренә, ишегалды җыештыручыга, хат ташучыга кадәр сөйләп йөри. Еш кына хәрби очучылар белән очраша. Арада үзе белән хезмәт иткәннәре дә була. 150 сум пенсия ала. Дөрес, моңарчы зурдан кубып яшәргә өйрәнгәнгә, ул «кысылырга» мәҗбүр була. Күпләр аның үлемен исерткеч эчемлекләрне күп куллануы белән бәйлиләр. Әмма Казан авиазаводының элеккеге штурман-сынаучысы әйтүенчә, бу дөреслеккә туры килеп бетми. «Ул бик хәлсез, ябык, авырлыгы да 50 килограмм гына иде. Хәтта 150 грамм эчсә дә, аның өчен җитәрлек булды. Октябрь аенда Василийны паралич сукты. Ул урамга бөтенләй чыгып йөрми башлады. Март аенда бакыйлыкка күчте», – дип язып калдыра ул.

Кайбер чыганакларда «Сталин белән хушлашырга ярты шәһәр килде» дип язылса да, шаһитлар аны җирләргә балалары һәм кызык эзләп йөрүче берничә генә кеше  килгәнен  әйтәләр. Туганнары Василийны Мәскәүдә  җирләргә теләүләре хакында берничә тапкыр Никита Хрущевка мөрәҗәгать итәләр. Аларның үтенече канәгатьләндерелми. Бу вазгыятьне бары тик 2002 елда гына үзгәртергә мөмкинлек туа. Дөрес, аны якын туганнары теләгәнчә әнисе янына, Новодевичьега түгел, ә Троекуров зиратына, Мария Нузберг янәшәсенә җирлиләр. Монысын җирләү процессының инициаторы Марияның кызы Татьяна булуы белән бәйлиләр. Казандагы Арча зиратындагы кабере урынына әле һаман да чәчәкләр китерәләр, карап, чистартып торалар. Кыю очучы, илебезне фашистлардан саклаучы  генералны хөрмәт итәләр.

…Сугыш башланганда Василий Хәрби Һава Көчләренең баш штабында хезмәт итә. Әйтүләренчә, бик батыр кеше була. Фронтка китәргә тели. «Әтисе аркасына ышыклана» диюләреннән бик кыенсына. Ниһаять, 1942 елның җәендә ул фронтка эләгә. 1943нең февралендә 32 нче гвардия авиация полкының командиры вазыйфаларын үти башлый. Тәҗрибәле очучыларның сүзләренә колак сала. Күп тапкырлар авыр хәлләргә юлыга, әмма җиңеп чыга. Настас Микоян, Михаил Фрунзеның уллары һава сугышларында һәлак булгач, Никита Хрущевның улы юкка чыкканнан соң, Василийга хәрби очышларга чыгуны тыялар. Ул, рөхсәт сорап, әтисенә шалтырата. Иосиф Сталин: «Берегезнең әсирлектә булуы да җиткән», – дип җавап бирә. (Аның өлкән улы Яков немецларга әсирлеккә эләгә.) Әмма Василий очышларны дәвам итә. Хәрби заданиелар үтәргә туры килгәндә, парашютсыз гына чыга. Димәк, андый-мондый хәлгә юлыкса, аның батырларча һәлак булуы котылгысыз була…

Василий Джугашвили 1953 елның ахырында «хезмәт урыныннан явызларча файдалану» өчен амнистиягә эләксә дә, «советка каршы агитация һәм пропаганда» маддәсе буенча гаепләүләрдән бары тик  1999 елда гына аклана.

Фәния Әхмәтҗанова


Джугашвили гаиләсе серләре” язмасына фикерләр

  1. Әниемне туганы Василий Сталин белән бер отрядта очкан, соныннан моторлар төзу заводында пропусклар бюросы җитэчесе иде, ул да бик кыю , үткен кеше иде! Дога булсын!

Җавап Отменить ответ