Тарихны яхшы беләсезме? (ТЕСТ)

1. Көнчыгыш Рим империясенең башкаласы.
А) Константинополь.
Б) Ватикан.
В) Мисыр.

2. Борынгы Грециядә халык хакимияте.
А) Халык трибунасы.
Б) Парламент.
В) Демократия.

3. Россия Федерациясенең беренче Президенты.
А) Владимир Путин.
Б) Никита Хрущев.
В) Борис Ельцин.

4. Россия гимны сүзләренең авторы кем?
А) Сергей Михалков.
Б) Константин Бальмонт.
В) Даниил Хармс.

5. «Илиада» – ул…
А) Борынгы Грециядә театраль тамашалар өчен мәйдан.
Б) Гомер поэмасы.
В) Җәйге Универсиада уеннары символы.

6. XXII Кышкы Олимпия уеннары кайсы шәһәрдә уза?
А) Сочи.
Б) Мәскәү.
В) Калининград.

7. Республиканың бишьеллыгына язылган беренче татар операсы исеме?
А) «Сания».
Б) «Алтын Казан».
В) «Шүрәле».

8. Рус флотына нигез салучы – ул…
А) Ярослав Мудрый.
Б) Петр I.
В) Чыңгызхан.

9. Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда булган вакыйга.
А) Ислам дине кабул ителә.
Б) Киев Русе һәм Идел Болгары арасындагы тынычлык килешүе.
В) Сөембикә манарасы төзелә башлый.

10. Явыз Иванның XVI гасырның 60 нчы елларындагы террорлык сәясәте ничек аталган?
А) Демократия.
Б) Инквизиция.
В) Опричнина.

11. Олуг Мөхәммәт хан идарә иткән еллар?
А) 1465–1467.
Б) 1552–1555.
В) 1438–1445.

12. Кремльнең ак таш диварлары кайсы кенәз идарә иткән чорда төзелгән?
А) Иван III.
Б) Петр I.
В) Иван Калита.

13. Беренче рус елъязмасы ничек аталган?
А) «Замана еллары повесте».
Б) «Игорь полкы турында җыр».
В) «Исемдә калганнар».

14. Хәрби һәм дәүләт хезмәте үтәгән өчен бирелә торган җир.
А) Вотчина.
Б) Дедина.
В) Поместье.

Җаваплар: 1) А; 2) В; 3) В; 4) А; 5) Б; 6) А; 7) А; 8) Б; 9) А; 10) В; 11) В;
12) В; 13) А; 14) В.


Фикер өстәү