Кош-кортларның канын эчеп качучы җанварларның эзенә төшкәннәр

Башкортстанның Салават районында урнашкан «Янгантау» геопаркында фотокамера объективына ике чупакабра эләккән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге билгесез җанварлар — енотка охшаган этләр, дип хәбәр итә геопарк биологы Полина Полежанкина.
Зоологлар фикеренчә, нәкъ менә бу хайваннар Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә кош-корт асраучыларның котын алып торган. Әлеге мифик җан ияләре тавыкка, йорт куяннарына ташлана, аларның канын эчә һәм корбанын үтерә. Аларны соңгы вакытта «чупакабра» дип атап йөртәләр.
Чынлыкта, бу — енотка охшаган эт кебек җанвар, ди экспертлар. Бу хайваннар башта шәрә була, шул вакытта алар халыкның котын ала, ә зурайган саен аларны йон каплый. Чупакабра тычкан, кош һәм бөҗәкләр белән туклана.

Фото: Башинформ


Фикер өстәү