«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе ияләре һәм айфон отучы билгеле булды

12 декабрьдә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тамашачылар концертны онлайн күзәтеп барды.

Быелгы тантанада төрле буын вәкилләре катнашты. Әлеге премиядә, елдагыча, зур популярлыкка ия булган «йолдыз»лар, яңа гына сәхнәгә ныклы адымнарын ясый башлаган яшь башкаручылар катнашты. «Кайнар хит» проектында җиңеп чыккан яңа җырчылар белән дә таныштык. Иң-иңнәр генә «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнде. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде.


Тамаша барышында сюрпризлар да бихисап иде. Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев «Татар эстрадасы легендасы» номинациясенә ия булды. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде.
Ниһаять, iPhone 12 иясе дә ачыкланды! Җиңүче 5000 меңгә якын катнашучы арасыннан очраклы рәвештә сайланды. Бәхет Казанда яшәүче Лилия исемле кызга елмайды. Алып баручыларыбыз җиңүчегә турыдан-туры трансляция барышында шалтыратып, аны зур бүләк оту белән тәбрикләде. 

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясе ияләре:

1. Фирдүс Тямаев «Иң дәртле җырчы»
2. Нәфкать Нигъмәтуллин «Халык мәхәббәте»
3. Ришат Төхвәтуллин «Иң затлы җырчы»
4. Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Иң үзенчәлекле дуэт»
5. Винарис Ильегет «Иң тынгысыз җырчы»
6. Зөфәр Хәйретдинов «Үлмәс хит»
7. Илсөя Бәдретдинова «Иң креатив җырчы»
8. Рифат Зарипов «Иң максатчан җырчы»
9. Ринас Әхмәтов «Иң романтик җырчы»
10. Зәйнәб Фәрхетдинова «Халык мәхәббәте»
11. Зинира һәм Ризат Рамазановлар «Иң халыкчан дуэт»
12. Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов «Елның гаилә дуэты»
13. Ришат Фазлыйәхмәтов «Үзенчәлекле моң»
14. Айдар Рәкыйпов «Өметле җырчы»
15. Раяз Фәсыйхов «Иң хисле җырчы»
16. Динара Рәхимова «Иң лирик җыр»
17. Зәринә Хәсәншина «Ел ташкыны»
18. Алия Карачурина «Иң лирик җырчы»
19. Анастасия Макарова «Яңа исем»
20. Гүзәлем «Иң эзләнүчән җырчы»
21. Азалия Зиннәт «Иң заманча җырчы»
22. Ильмира Нәгыймова «Иң романтик җырчы»
23. Гүзәл Уразова «Тамашачы мәхәббәте»
24. Мәсгут Имашев «Татар эстрадасы легендасы»
25. Филүс Каһиров «Иң моңлы җырчы»
26. Артур Исламов «Кабатланмас тавыш»
27. Илнар Миранов «Заманча яңгыраш»
28. Эльмира Кәлимуллина «Йөрәкләргә үтеп кергән җыр»
29. Винера Ганиева «Иң зәвыклы җырчы»
30. Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ «Иң романтик дуэт»


Фикер өстәү