Айдар Хафизовның кызы: «Менә бергә барабыз инде, әти…»

Олы йөрәкле артист, тарихка илтифатлы шәхесләребезнең тагын берсен югалттык. Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның йөрәге тибүдән туктады.

Бу хәбәр якыннарына, туганнарына гына түгел, аны азмы-күпме белгән һәркемгә аяз күктә яшен суккандай тәэсир иткәндер. Безнең нәсел озын гомерле дигән, табигать белән бер ритмда яшәгән, даруларны өнәмәгән һәм чирне үзенә якын җибәрмәгән Айдар абый бит ул! Кызы Айсылу үз сәхифәсендә әтисенең хастаханәгә эләгүе турында хәбәр итсә дә, бу вакытлыча гына күренеш, ул һичшиксез терелеп чыгар иде төсле! Тик…


Бу юлларны язганда аның белән Камал сәхнәсе артындагы диванда гәпләшкән мизгелләр хәтергә килде. Ничектер ул сәхнәләштергән «Мөхәммәдьяр» спектакле турында сораган идем. Дөрес, әңгәмә тиз генә ялганып китмәде. Айдар абый башта классиклар иҗаты буенча имтихан алгандай итте. Аннан соң гына «үз» кеше рәтенә кертеп, сорауларга җавап бирде. Олпат өчлек – галим Фәрит Яхин, режиссер Айдар Хафиз, рәссам Канәфи Нәфыйков, һичшиксез, бик тәэсирле әсәр иҗат иткән, ләкин ул нибары бер мәртәбә куела… Халыкны тарихи әсәрләр кызыксындырмый, булса кирәк, дигән идем шул чакта. Айдар абый бу фикергә чын күңелдән риза булмады. Халык гомер-гомергә тарихи әсәрне яратып карады, диде ул һәм «Кол Гали», «Сармат кызы Сәринә», «Итил суы ака торур» спектакльләрен тезеп китте. Шулар искә төшә дә уйландыра…

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй соңгы уенны һәм соңгы сүзләрен искә алды:
– Татар җәмәгатьчелеге, театр дөньясы зур югалту кичерде. Бөтен дөньяны айкаган чир зәхмәте сәхнәдәш дустыбызны, күренекле артистны безнең арадан алып китте. Нишләтәсең… Үлем һәрвакытта көтмәгәндә килә. Әмма бусы бигрәк көтмәгәндә булды. Әле кайчан гына сәхнә артында бәхәсләшә-бәхәсләшә шахмат уйнаган, ул миңа «мат» куйган һәм шуңа бик шатланган иде. Мин аңа, икенче уйнаганда, мин сиңа хут бирмим, дип калдым. Ул исә, ярар, шулай итәрсең, дип көлеп китеп барды. Икенче мәртәбә уйнарга туры килмәде… Аннары авырып киткәнен, бераздан хастаханәгә үк эләккәнен ишеттек. Озакка китте бу, дип борчылып шалтыраттым, ул трубканы алды, ләкин анда элеккеге Айдар тавышы түгел иде инде… Сүзен, ә, Җәләлетдин шәриктәш, дип күтәренке тонда башларга тырышса да, тавышы боек чыкты. Мин әйтәм, иркәләнеп ятма, чык, безнең уйнап бетерәсе партия бар, дидем. Ул, ярар, диде, хуш дип трубкасын куйды. Инде көтмәгәндә, шундый авыр хәбәр… Исемә килә алмый тордым. Без бит нәкъ 60 ел элек аның белән театр училищесына укырга кергән идек. Аннары аны армиягә озаттык. Ул бик тырыш кеше иде. Нишләтәсең… Адәм сагышлый, Алла багышлый.
Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева аны, әти урынына калган кеше иде, дип атады. Мөгаен, театр дөньясының да әти кебек җылы, кайгыртучан кешесе булгандыр ул. Инде менә аның да сәгате сукты. Әле яшисе дә яшисе, юкса…

Айсылу Хафизова:
– Әти бу җәйне Күн авылындагы зиратка еш кына барып йөргән иде. Әти-әнисенең каберләрен карады, рәшәткәләрен буяды, кияү дә аңа булышты.
– Әти, авыл зираты кайда ул? Миңа да күрсәт әле әби-бабай яткан җирне, – дип сорадым.
Зиярәт кылу – саваплы эш. Зөлкагъдә әбине күмәргә бара алмадык, хушлаштык та өйдә калдык. Балалар кечкенә иде, зиратка хатын-кызга йөрү дә артык хупланмый дип беләм. Шуңа белми калганмын урыннарын. Ул минем кызыксынуымны эченнән хуплады кебек.
– Ярый, кызым, бергә барырбыз бер көнне, – диде.
– Әйдә иртәгә иртән барыйк?
– Иртәгә эш күп, кызым, бер көнне барырбыз әле…
– Менә бергә барабыз инде, әти…
Айдар Садри улы туган җирендә – Питрәч районы Күн авылында җирләнде. Искә алуыбыз рухына дога булып барсын, гүрләрен якты, рухын шат кылсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү