Күршеләр Чыршы бәйрәмен уздырмаячак

Башкортстанда Чыршы бәйрәме узмаячак.

Бу хакта Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр иткән. Яңа ел кичәсенә 780 бала килергә тиеш булган.
Ленара Иванова әйтүенчә, бәйрәмдә уку алдынгылары, олимпиадада җиңүчеләр, хәрбиләр гаиләләре, аз керемле гаиләләрдән 780 бала катнашырга тиеш булган. Быел аларга 25 декабрьгә кадәр республика башлыгы исеменнән бүләкләр өләшенәчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстанда республика Чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак. Бу хакта Казан мэриясенең дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр ителде.


Фикер өстәү