Блогер Айдар Гыйлметдинов: «Өйләнергә кеше юк»

Инстаграмда булганнар Айдар Гыйльметдинов дигән блогерны белми калмас. Ул җырларга ярата. Кая гына булса да, башкалар телефон тотканда, Айдар гитарага үрелә. Актанышта туып үскән, Чаллыда яшәүче егет белән әңгәмә кордык.

– Ничек блогер булып киттең?
– Үземә игътибар иттерәсем килде. Мин Инстаграмда озак түгел әле, ел ярым элек кенә теркәлдем. Башта җырлар куйдым. Аннары әкренләп язылучыларым артты. Элек күпме генә түгәрәкләргә барып, гитара уйнарга өйрәнсәм дә, ул чакта барып чыкмады. Менә хәзер үзлегемнән өйрәндем.

– Син армиягә бардыңмы?
– Әйе. Минем өчен хезмәт итү – зур дәрәҗә ул. Нык барасым килеп бардым. Үкенмим. Мин анда чыныгу алдым, тормыш мәктәбен уздым. Элек оялчан идем, армиядән бөтенләй башка кеше булып кайттым. Кешеләргә карашым үзгәрде.


– 28 яшеңдә син әле дә өйләнмәгән. Кайчан өйләнәсең инде, дип сорыйлармы?
– Сорыйлар инде ул. Тик әле мин үз кешемне тапмадым. Йөргән кызым да юк.

– Ә Илүсә сиңа кем?
– Без аның белән дуслар гына. Егет белән кыз арасында дуслык булмый дисәләр дә, без аның киресен расладык. Танышуыбызга бер ел да юк. Ә дуслыгыбыз көннән-көн ныгый гына.

Илүсә Фәләхова: «Кешегә гел «тәти» видеолар, матур сөйләшүләр генә кирәк түгел икән»


– Хатының нинди булырга тиеш?
– Мин тәртипле, акыллы кыз эзлим. Тик әлегә табып кына булмый. Кызларның барысына да акча, байлык кирәк. Матурлыклары да ясалма гына. Ә мин хисләргә өстенлек бирәм. Блогерлар – иҗат кешләре. Күңелне тыңлыйм.

– Блогер булып китүең танылу бирдеме?
– Әлбәттә, таныйлар. Кеше бит хәзер интернетта яши. Сине күзәтә, ошамаса, язып та җибәрә. Куркып тормыйлар, әшәке теллеләре дә күп. Дөрес, интернетта күреп килеп эндәшүчеләр, фотога төшүчеләр, төрле чараларга чакыручылар бар. Үземә ошаган җирләргә бик теләп барам.


– Акча эшли аласыңмы?
– Интернетта гына акча эшләп баеп булмый. Мин гадәти тормышта акчаны күбрәк эшләргә планлаштырам. Блогер булып кына, ир-ат тормышын алып бара алмый. Берүзең булганда, вак-төяккә җитә ул.

– Мәктәптә нинди билгеләргә укыдың?
– Мин укырга яратмадым. «Өчле»ләрем дә күп иде. Тик шуны аңладым: тормышта ничәлегә укыганың түгел, ничек юл яруың кирәк.

– 10 елдан син нинди Айдар булачаксың?
– Үземне Казанга күченгән итеп күз алдына китерәм. Өйләнгән. Ике балалы. Ул сабыйларның бер кыз, бер малай да булса, мин үземне бик бәхетле тояр идем.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Блогер Миләүшә Фәләхова: «Тормыш ялкауларны яратмый»


Фикер өстәү