Министр имтихан тотты: бер «2ле» аңа ничек гомерлек сабак булган?

#ТатарстанОнлайн программасында оештырылган «туры элемтә»­дә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һади­ул­лин­нан әнә шул хакта да кызыксындылар. Республиканың баш педагогы әти-әниләр алдында 1,5 сәгать буе имтихан тотты.

– Министрлыкка килгән сорауларны вакытында ачыкларга тырышабыз. Иң мөһиме – халыкны ишетәбез. Теләсә кайсы борчыган сорау ул – җан авазы, – диде Илсур Гәрәевич, сорауларга җавап бирергә әзер булуын белдереп.
Екатерина Захарова, башлангыч сыйныф балаларын гына бушлай ашаталар, башкалары бала түгелмени, дип бераз төрттереп тә куйды.

– Президент йөкләмәсе буенча, башлангыч сыйныфларны бушлай кайнар ризык белән 2024 елга кадәр тәэмин итеп бетерү каралган иде. Без моны быелгы уку елыннан ук башладык. Бу – яхшы үрнәк түгелмени? 5–11 сыйныфларда ничек буласын вакыт күрсәтер, – диде министр.
Һадиуллин әйтүенчә, әти-әниләрнең таләпләре зур. Ботка, кәбестәне ашамыйлар, ризык суык, дип зарланучылар да очрый. Ашау әдәбенә әти-әни өйдә өйрәтергә тиеш.
Әти-әниләр арасында, бәлкем, мәктәптә бөтенләй ашатмаска кирәктер, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Илсур Һадиуллин, без андый юлдан бармаячакбыз, бу – сәламәтлек, балалар – безнең киләчәк, диде. Иртән сәгать 8дә килеп, кичке якта кайтып киткән бала көне буе мәктәптә ач тора алмый. Үзе укыган мәктәптәге пешек­че Шура апасын исенә төшерде министр. Ул балаларга кәтлит, токмач белән ит, кәбестә ашы әзерләгән. Печенье белән чәй эчкәннәр. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, хәзер мәктәптә балалар яхшырак туклана, менюларны үзгәртеп торалар. Мәсәлән, хәзерге вакытта кышкы менюга күчкәннәр.
Күпбалалы гаиләләр темасы да читтә калмады. Өч балалы гаиләләрдәге балалар кайчан бушлай ашый башлар? Казан, Чаллы, Түбән Кама мәктәпләрендә авыру, күпбалалы гаиләләрдәге укучылар бушлай туклана. Моны районнар үзе хәл итә.

Мәктәп ашханәсе ресторан түгел: 1 гыйнвардан мәктәпләрдә яңа СанПиН кагыйдәләре гамәлгә керәчәк

Әлбәттә, читтән торып укуга күчү турында да сорамый калмадылар. Мәскәүдә кертелде, нигә бездә юк? Айдар Гыймадиевның соравына министр болай дип җавап бирде:
– Бездә балалар аз авырый, бер генә ябык мәктәп тә юк. Барысы 15–20 сыйныф кына карантинда. Укытучылар арасында авыручылар бар, көн саен 150 укытучы «больничный»дан чыга. Бездә берәү дә авырмый дип әйтә алмыйбыз, ләкин сыйныф ябып, проблеманы хәл итеп булмый. Көн саен иртән тикшерүләр үткәрәбез. Уку елы башыннан бирле аны 9 мең бала үтмәгән. Температурасы булганнарны кайтарып җибәрәбез, – диде ул – Дистантка күчмибез. Март аенда күчкән чакта, кайчан мәктәпне ачасыз, дигән әти-­әниләр күп булды. Балалар көн буе компьютерда утыра дип зарландылар. Бер гаиләдә өч бала укыганда, шуның кадәр техниканы каян алырга? Югары сыйныф укучылары өйдә генә утырмаячак, урамга чыгачак, сәүдә үзәкләренә барачак, бу тагын да зуррак проблемалар тудыра. Мәктәптә барлык санитар таләпләр дә үтәлә. Биш көнлек укытуга күчү дә каралмаган. Моны әти-әниләр, мәктәп бергәләп хәл итә ала.

Кышкы каникул вакытыннан алда башланмаячак, онлайн укытырга  җыенмыйлар…

Министрдан коронавируска каршы вакцина турында да сорадылар. Әгәр табиблар рөхсәт итсә, ясатырга каршы түгел. Мәктәпләрдә укучыларны, укытучыларны берәү дә мәҗбүр итәргә җыенмый.
Министр илкүләм проектлар кысаларында башкарылган эшләр белән дә таныштырды. «Һәр баланың уңышы» проекты нигезендә 6 спорт залы төзекләндерелгән, Чаллыдагы «Кванториум»га җиһазлар сатып алынган. Декабрь аенда Казанда «Сириус» үзәге ачылачак. Бу сәләтле балаларга яңа мөмкинлекләр ачачак. Быел алты яңа мәктәп ачылган. «Заманча мәктәп» проекты буенча «Адымнар» күптелле белем бирү үзәге, Нәҗип Җиһанов урамында мәктәп төзелгән. 42 авыл мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ кабинетлары, шахмат зоналары булдырылган. Сүз уңаеннан, шахмат белән кызыксынучылар арткан.
– «2ле»не бары бер тапкыр гына алдым. Аны башлангыч сыйныфта укыткан мәрхүмә әнием куйды. Сыйныфта – 19 бала. Мәктәптә өй эшен язып бармыйча, әнидән сорый идем. Бер әйтте, ике… Өченче тапкыр: «Өйдә миннән бернәрсә дә сорама, белмим», – диде. Шулай итеп, тапкырлау таблицасын ятлый алмадым. Моның өчен миңа «2ле» куйды. Бу миңа гомерлек сабак булды. Башка бервакытта да, өйгә кайткач, әнидән сорамадым, мөстәкыйль булырга өйрәндем, – дип сөйләде министр.

Быел Яңа ел булырмы?
– Балалар Яңа елны көтә, бүләк булачак, дип сөенә. Без бәйрәмне үткәрүгә каршы түгел. Әмма бүгенге вазгыятьтә бакчаларга, мәктәпләргә Кыш бабай, Кар кызы, артистлар, әти-әниләрне чакырырга киңәш итмибез. Акт заллары тулыланмаска, саклык чаралары сакланырга тиеш. Бәйрәмнән берәү дә баш тартмый, – диде Илсур Һадиуллин.

Сәрия МИФТАХОВА


Фикер өстәү