Чаңгысыз… чемпионнар: теләк кенә түгел, ихтыяр көче дә кирәк

Спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп хәзер. Аңа карап бөтен кеше дә спортка тартылмый. Алай түгел, ярышларда күпләп катнашабыз бит, диючеләр дә булыр. Әмма анда күп кеше ихтыяри-мәҗбүри катнаша (ярышта катнашу әле ул спорт белән шөгыльләнү дигән сүз дә түгел), шулай ук спортзалларга да күбрәк бер үк кешеләр йөри дип беләм. Боларны кемнедер гаепләр өчен язуым түгел, теләге булган кеше мөмкинлек барга-юкка карамый шөгыльләнә дә, нәтиҗәләргә дә ирешә, диясем килә.

Безнең Салавыч авылында мәрхүмә Гөлфәния апа Гарифуллина бар иде. Без белгәндә ул инде авыл советы рәисе булып эшләде, машина йөртүче сирәк хатын-кызларның берсе булды. Без әле ул чакта аның велосипед, чаңгы спортында зур җиңүләр яулаганын да белми идек. Баксаң, Гөлфәния апабыз яшь чагында ук ике төр буенча да ярышларда гел катнашып, районда, рес­публикада, әле Союз күләмендә дә җиңүләр яулаган икән.

Бертуганы Дания ападан сорыйм: «Ул чакта бит бөтен кешедә дә чаңгы, велосипед булмаган. Сездә бар идемени?» – дим.
– Юк инде, – ди ул. – Бездә дә юк иде. Ул чакта бит урам тулы бала-чага. Кемдә велосипед бар, шуның белән бөтен кеше йөри, кемдә чаңгы бар, шунда бөтен кеше шуып чыга иде. Әле бит аның чаңгысы да – кемнеңдер әтисе өйдә ясап биргән такта чаңгылар… Тракторда эшләгән елларда да велосипед һәм чаңгы ярышларында күп катнашты. Әле әзерләнсә иде, кырда эшләгән җиреннән киткән вакытлары да булды. Катнашкан берсеннән җиңеп кайта, үзебез дә аптырый идек. Велосипед спорты буенча СССРның спорт мастеры да булды бит әле…

– Ул таныклыкны күп еллар кадерләп сак­лаган идек, алып тордылар да кире китереп бирмәделәр. Югалттык шул, – ди кызы Гөлсинә.
Кызганыч, кинәт үлем Гөлфәния апаны бик яшьли – 52 яшендә арабыздан алып китә. Аның турындагы якты истәлекләр авылдашлары күңелендә сакланса, гади бер авыл кызының спортның ике төрендә ирешкән биек­лекләре районыбыз елъязмасында лаеклы урынын алган.
Безнең җирлектә әле тагын бер оста чаңгычы гомер иткәнен дә, кызганыч, бик соңлап белдем. Күрше Салавыч Сәрдегәне авылында гомер кичергән мәрхүм Шакир ага Закиров та заманында данлыклы чаңгычы булып, зур җиңүләр яулаган икән. Ул да шул тактадан ясалган чаңгыда шуып, беренче күнекмәләр ала, остара. Армиядә исә бер-бер артлы зур җиңүләр яулый һәм ул да СССРның спорт мастеры нормативын үти. Аның да бу уңышын раслаучы документы сакланмый.

Бу урында1935 елда районыбызда туган тагын бер чаңгычыбыз Фоадия Сәлимҗанова турында искә алмасак, дөрес булмас. Халыкара спорт остасы булып танылган, СССР, Европа, дөньякүләм ярышларда зур җиңүләргә ирешкән, 1968 елгы Олимпия уеннарында катнашып, матур нәтиҗә күрсәткән Фоадия ханым гомеренең күп өлешен Мәскәүдә үткәргән. Шулай да 2005 елда Балтачыбызга кайтып, үзенең 70 яшьлеге уңаеннан оештырылган республикакүләм чаңгы ярышында кунак булып катнашкан иде.

Әлегә велосипед спорты буенча районда уңышка ирешүче булмаса да, шөкер, танылган чаңгычы якташларыбызның дәвамчылары, республика ярышларында җиңүләр яулаган егет-кызларыбыз бар инде.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА


Фикер өстәү