Яңа ел табынына «Карабүрек» салаты ясау ЫСУЛЫ

Әлмәттән Римма Габбасова Яңа ел табынына бик тәмле салат рецепты җибәрде.

Кирәк булачак: 1 банка горбуша, 1 пешкән кишер, 50 грамм атланмай, 50 грамм каты сыр, 2 йомырка, ярты стакан пешкән дөге, 200 грамм майонез, 1 банка кара зәйтүн җимеше, 1 татлы кызыл борыч.

Тәлинкәгә майонез белән карабүрек сурәтен ясап куябыз. Сурәт эченә иң элек ваклап туралган балык катламы тезәбез. Өстенә майонез сылап, уылган кишер, сыр, атланмай, йомырка катламнары өябез, майонез сылыйбыз. Дөге катламыннан соң тагын майонез сылыйбыз.
Яртылаш киселгән зәйтүн җимешләреннән кошның койрыгын, канатын һәм башын, туралган татлы борычтан – түшен һәм томшыгын ясыйбыз. Кыяр һәм яшел суган кыягыннан чыршы ботагы ясап, 2-3 сәгатькә суыткычка алып куябыз.


Фикер өстәү