Кешеләрне хурлаган түрәләргә 150 мең сум штраф яный

Дәүләт Думасы кешеләрне хурлаган-кимсеткән өчен (шул исәптән интернет киңлекләрендә) дәүләт хезмәткәрләрен 150 мең сумга кадәр штрафка тартуны гамәлгә кертү турында закон проектын кабул иткән.

Закон проектын Думага май башларында Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгы Александр Хинштейн белән Федерация Советының беренче вице-спикеры Андей Турчак керткән. Документ нигезендә, вазифасын үтәгәндә кешене хурлауга, рәнҗетүгә юл куйган түрәләргә (дәүләт хезмәткәренә яки муниципаль хезмәткәргә) 50 меңнән 100 мең сумга кадәр административ штраф яки бер елга кадәр дәүләт эшеннән мәхрүм итү яный. Ә инде түрә кабат шушы юлга баскан очракта 100-150 мең сум штраф яки ике елга кадәр дәүләт хезмәтеннән мәхрүм итү күздә тотылган.

Гомумән, хурлау, кимсетү, рәнҗетүләр өчен штрафлар күләме арта.  Моның өчен гади кешеләргә  штраф өч меңнән биш мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр җитәчәк.


Фикер өстәү